Туганайлар

Татарстан

18+
Этнографическая мозаика

Керәшен Ялтанының хуҗалык корылмалары төзелеше (моннан 100 ел элек)

Өлкән хәзерлек төркеме тыңлаучысы Василий Иванович Петровның язмасы (ТАССРның Чистай кантонындагы Яңа Әдәм волостена кергән Керәшен Ялтаны авылы өйләре һәм корылмалары турында) 27 ноябрь, 1921 ел).

Безнең авылдагы өйләр алгы яклары белән урамга каратып төзелгән. Барлык өйләрнең дә түбәләре ике кыеклы булып, кабыгы юнылмаган юка такта һәм салам белән ябылган, бары тик байларныкы гына — тимер белән…

Һәр өйнең арткы ягында бакча бар, ул барлык яктан да койма белән әйләндереп алынган. Безнең авылдагы өйләрнең күпчелеге яши торган яктан һәм өйалдыннан тора. Моннан тыш, өйалды үзе дә икегә бүленгән, аның берсен — өйалды, ә икенчесен чолан дип йөртәләр. Анысында төрле кием-салым, артык савыт-саба саклана. Безнең авылдагы өйләр барлык яктан да әйләндереп алынган. Ишегалдына керү һәм аннан чыгу өчен ике капка бар: берсе — бәләкәй капка, икенчесе — олы капка. Бәләкәй капкадан кеше кереп-чыгып йөри, ә олы капка — атларда йөрү өчен. Койма юка тактадан эшләнгән булса, ул урыс капка дип йөртелә, әгәр капка читәннән эшләнсә, ул җил капка дип атала. Безнең авылда барлык түбәләр дә өйләрнеке белән беррәттән ябылган һәм барысы да ике кыеклы.

Хуҗалык корылмалары төзелеше.

Беренче чиратта, урамга алгы ягы белән каратып салынган өйләр тора. Өйләрдән соң — өйалды, аларның баскычлары да бар. Өйалдыннан соң — келәт, анда ашлык саклана. Келәттән соң буш урын булып, анысы да, өй белән беррәттән, түбәле. Аннан соң — абзар, ул ишегалды почмагы ясап урнашкан, шул урыннан корылмалар турыпочмаклык хасил итеп тезелеп киткән. Абзар янында, бакчага чыгу өчен урын калдырылган. Ул урында капка ясалган. Ул урыннан соң — чиннек, анысында арба, чана, сәнәк, көрәк, себерке ише хуҗалык кирәк-ярагы саклана. Янәшәдә келәткә охашаган корылма урнаштырыла һәм ул төрлечә була. Ике бүлемле дә була, берсенә төнгелеккә сыерлар кертәләр, икенчесенә — сарыклар һәм дуңгызларны. Ишегалды уртасында кое тора, ә каршы як почмакта, өйгә каршы — баз. Язгылыкта ул базга кар тутыралар.

Өйгә керүгә, пич күрәбез. Пич өйнең дүрттән бер өлешен алып тора. Пич турысыннан өй икегә бүленә. Ишек янында карават тора. Стена буйлап, утыру өчен, эскәмияләр тезелеп киткән. Алгы як почмакта — тәре алды киштәсе. Тәре алды почмагы агачтан кисеп ясалган бизәкләр һәм кәгазь чәчәкләр белән бизәп куелган. Тәре алды почмагы һәрчак нинди дә булса майлы буяу белән буяп бизәлгән була. Өйнең пич белән бүленгән ягы — иң кечкенәсе, ул почмак як яки бүлмә дип йөртелә. Монда да, шулай ук, карават була. Йоклавын анда йокламыйлар. Шунда ук пыстрау шкаф та тора, анда савыт-саба куела. Пичтә, ризык әзерләү өчен, казан уемы да булып, анысында казан тора. Барлык өйләрдә дә самавар, чынаяк, чәйнек бар. Бар өйләр дә биш тәрәзәле булып, ул тәрәзәләрнең һәркайсы —капкачлы. Алар, башлыча, алты өлешкә бүленгән. Һәрнәрсәдә урыслар тәэсире сизелә. Безнең авыл, басу яклап, тулысынча койма белән әйләндереп алынган.

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 489нчы-492нче битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев