Алексеевск керәшеннәренең туй җыруы
Алексеевск районының Кр.Баран авылында язып алынган жырулар.
Казаки бауларым күк төймә,
Алларында каптырма,
Кияү канатым, сиңа әйтәм,
үзеңнән бүтәнгә лә, арттырма.
Табакай табада ла борчак,
чәчми генә түкми ашагыз,
Безнең кызыбыз сезгә кала,
какмый гына сукмый асрагыз.
«Ай-ли, шау нарат, шау нарат,
нигә шаулый икән бу нарат?
Шауламас ие бу нарат,
аерыла бездән бер канат.
Урындыкларым, әй, алмалы,
утырмаган кеше калмады,
Кызларыбыз матур булгач,
сокланмаган егет калмады.
«Канат очына кер тиермәм,
канат очым алсуга күрә,
Без кызыбызны сезгә бирдек,
нәселегез асылга күрә.
Ике җирән атыгыз,
берсен безгә сатыгыз,
Киявегез ошарлык булмаса,
кызыгызны алып кайтыгыз.
«Иртә генә торып тышка чыксам,
мыжылдыйлар байның кортлары,
Алтын гына капка, көмеш койма,
шушы микән кода йортлары.
Ишек алдында бер кискә,
кисеп кенә алдым бер мичкә,
Китәселәребез бер дә килми,
калдырырсыз микән бер кичкә.
«Биеккәй лә тауның башыннан
алтын балдак таптым әләли,
Алтын балдак табу бер ни түгел,
бер туй итүләре әллә ни.
Ачыла кибет, ай, ачыла,
башыгызга бирнә ябыла,
Кияү акчалары килеп кергәч,
бирнәләре аның табыла.
«Алтын ла микән, көмеш тә микән
безнең кодаларның баскычы?
Кодагый канатым, кил каршыма,
шушымы чемодан ачкычы?
Ай, килдек без, килдек без,
Иделләрне кичеп килдек без,
Иделләр кичеп, юллар кунып,
кыз озатырга ла килдек без.
«Ай-Һай диләр, ай-һай диләр,
чемоданның эче тар диләр,
Чемодан эче тар булса да,
кодаларның малы бар диләр.
Ишегалларым ла, ай, каралты,
каралты ла эләре калмады
Сез кодаларны көтә-көтә,
ике күзләремне кан алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев