Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырык авыз

Мәзәк укып көлегез, файдасы күп, белегез!

Математика дәресе. Укытучы укучыдан сорый:
— Петя, синең 100 сум акчаң бар, ди. Әтиеңнән тагын 100 сум сорадың. Синең күпме акчаң булды инде?
— 100 сум, Нина Николаевна.
— Начар, бик начар, Петя! Син математиканы да, гадәти кушу-алуны да белмисең!
— Ә Сез, Нина Николаевна, минем әтине тамчы да белмисез. Саран ул...
* * * 
Бер бәләкәй малай телефонда «утыручы»әнисеннән сорый:
— Әни, мине каян алдыгыз?
— Торна алып килеп, дачадагы кәбестә арасында калдырып киткән иде. Әбисе, шулай бит?! — ди креслога чумган яшь хатын газ плитәсе янында ашарга пешерүче бианаена карап.
— Ноябрь азагында түтәлдә ничек кәбестә үссен дә, торналар ничек очып йөрсен?! — ди ачуы чыккан бианай килененә зәһәр генә карап.
— Ник баланы котыртасың?! «Әйе» дип дөресләсәң, телең каламы әллә?
Бианай оныгын янына чакыра:
— Улым, әби инде кәбестәләрне әллә кайчан тозлап бетерде, торналар да күптән җылы якка тү-тү, дип әйт мамаңа.
* * * 
Поликлиникада табиб кабинетына чират торганда ике ир сөйләшә. Берсе икенчесенә әйтә:
— Кара әле, бу тешләрне нигә яматып интегәбез?
— Ник алай дисең?
— Авыз ерасы юк бит дим. Күзләр начар күрә, менә шул проблеманы хәл итәсе иде?!
— Безнең яшьтә күзлек белән дә әйбәт.
— Күзлек киясе килеп тормый әле! Салкын урамга чыгуга ук пыяласы парлана. Салып сөрткән арада, әллә нихәтле чибәр кыз үтеп китә.
— Шуннан?!
— Соң, яшь кызларны күрми калам бит...
* * * 
Көн уртасында квартирга пистолетлы бер карак бәреп керә. Андагы хатынның кулларын, аякларын бәйли. Ирне куркытып, өйдәге кыйммәтле әйберләрне җыя, акча таптыра. Ир кеше, күз яшьләре аша, каракка ялвара: — Братан, нәрсә кирәк барысын да ал. Зинһар, бу хатынны гына җибәр! Карак аптырап кала: — Әллә хатыныңны шулкадәр яратасыңмы? — Син нәрсә?! Бу — күршенең хатыны. Минеке тиздән кайта...

* * * 

Ике эшмәкәр сөйләшә.
— Эшләр алга бармый, акча аз керә. Проблеманы хәл итим дисәң, тегесенә «төртергә» кирәк, монысына.
— Ә син күз алдыңа китереп кара: бар да яхшы, бездә ришвәтчелек тә беткән...
Иптәше, коты очып, моңа карый:
— Син нәрсә?! Әллә инде ришвәтчелекне дә югалттыкмы?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев