Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җылытасы иде балачакка кайтып күңелне

Шигъри җанлы карендәшебез, керәшеннең асыл заты, кабатланмас моң иясе Георгий Ибушев шигырьләреннән якты сагыш агыла.

Классташлар 
Олыгайдык,
Әй, калды бит 
Мәктәп юлларында шаян чаклар.
Бер җыелып
Утырасы иде
Сабыйлыкка кайтып, классташлар!

Шаярасы,
Йөгерәсе иде,
Гомер тузаннарын коя-коя.
Барын онытып,
Бу тормышта булган
Бар борчуны читкә куа-куа.

Бөтен булган
Керсез мизгелләрне
Хәтерлисе иде. Булды ул чак:
Һәрберебез 
Гөл шикелле идек,
Хатирәләр җанда — кочак-кочак.

Таралаштык,
Сирәкләндек, беләм,
Кайчак качып, җанга сагыш керә.
Тетрим кайчак —
Балачактан килгән
Тавышыбыз җанда ишетелә.

Тормыш куып
Арымадыкмени?!
Барын ташлап, җыелып бер көнне,
Классташлар,
Җылытасы иде,
Балачакка кайтып күңелне.

Йөрәгемдә тоеп җылы кулыңны
Онытылмый икән, күз алдымда —
Күрәм сине һаман унҗидедә.
Ничә еллар кулга-кул тотышып,
Без мәктәпкә йөргән идек бергә.

Өч, дүрт чакрым сизелми дә иде
Яңгырда да бергә, буранда.
Бала-чага үртәп калыр иде 
Урам буйлап бергә узганда.

Гыйшыклар дип уйлый иде дуслар,
Без тугандай идек бит бары.
Әй, кайтарып булсын иде кабат
Кул тотышып йөргән чакларны.

Онытмыйдыр... Ничек онытылсын
Бу — яшьлекнең гүзәл мизгеле.
Мәктәп сукмагында һәрвакытта
Көтеп алыр идем мин сине.

Юктыр инде ул сукмак та хәзер,
Бер узасы килә шул юлны.
Үткәннәрне уйлап, йөрәгемдә
Тоеп синең җылы кулыңны.

Исеңә ал мине
Исеңә ал мине... Минем өзелеп
Сагынуымны тойсаң — алыр идең.
Сөюемнең керсезлеген белсәң,
Яннарымда минем калыр идең.

Исеңә ал мине... Бергә булган
Иң бәхетле минутларны санап.
Таң сызылган чакта без яраткан
Мизгелләрне тәрәзәңнән карап.

Исеңә ал мине... Мин һаман шул
Җыр эчендә йөрим, нишлим инде?!
Ләкин, барыбер, вакыт-вакыт өзелеп,
Бик күрәсем килә бер үзеңне.

Исеңә ал мине... Бөтен булган
Сагышларым өчен исеңә ал.
Йөрәгемдә әле җырланмаган
Моңлы җырым булып гомергә кал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев