Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Сагыш хуҗа сары көздә...

Николай Александров һәм Никифор Тукмачевның көз турында язган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Көзге көндә җәйге моң

Көзге болыт - кургаш, диләр,
Соры, диләр, яңгырларын.
Ә мин менә сары көздә
Бик тә сәер җыр тыңладым:
Җәйнең төпсез зәңгәр күге,
Каплап чиксез офыкларын,
Яңгыр, сафлык вәгъдә иткән
Күрдем җәйнең болытларын.
Мин күзәттем ялт-йолт иткән
Житез яшен тамчыларын.
Иркәләдем учларымда
Көмеш яңгыр тамчыларын.
Күрдем шушы гүзәллеккә
Акты кояш сокланганын,
Күрдем көмеш тамчыларга
Якты нурлар уралганын.
…Сагыш хуҗа сары көздә
Мин бер якты җыр тыңладым.
Алып килде ул күңелгә
Инде үткән җәй моңнарын.
Николай Александров

Әй торналар, торналарым...

Торналарны озатып калдым,
Ак каенга сөялеп.
Тагын бер ел китеп бара,
Торналарга ияреп.

Әй торналар, торналарым,
Китмәгез, борылыгыз,
Жәйләрне алып китәсез,
Яшьлекне калдырыгыз.

Торналар оча, кагынып,
Еллар - канат какмыйча.
Көз җиткәнгә ышанмадым,
Торналарны озатмыйча.

Торналар китте, җырлашып,
Киек Каз Юлы белән.
Яшьлегемне озатып калдым
Торналар җыры белән.

Әй торналар, ник дәшмисез,
Мине ишетәсезме?
Әллә сез дә яшьлегем күк
Кайтмаска китәсезме?

Никифор Тукмачев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев