Шагыйрь Никифор Тукмачевның шигырьләре: «Нидер җитми»
Карендәшебез Никифорның бу шигырьләрен Яңа ел бәйрәме ялларында укып, күңелегезгә якты хисләр өстәрсез.
Нидер җитми
Бездән бәхетлеләр юктыр,
Кышыбыз, көзебез бар.
Озатырга, каршыларга
Дөньяда үзебез бар.
Ямьле җәйдән туймасак та,
Көтеп алабыз кышны.
Язын кошларны көтәбез,
Көткәндәй якын дусны.
Алтын көзнең байлыгына
Сөенеп туялмыйбыз.
Уңыш җыябыз җитәрлек,
Тик акыл җыялмыйбыз.
Безгә һаман нидер җитми,
Белмибез үзебез дә.
Кырау суккан гөлләр кебек,
Керәбез көзебезгә.
Безнең акыл арттан йөри, —
Чәчәбез, җыялмыйбыз,
Яшәргә комачау иткән
Нәфесне тыялмыйбыз.
Бер кыз авызыннан
Авылыбызда бер егет бар,
Юк эшләмәгән эше.
Салада юк, калада юк
Аны белмәгән кеше.
Өстендәге эш киеме
Килешеп, ятып тора.
Кулларында ут уйната,
Эретеп ябыштыра.
Тимер белән эшләсә дә,
Куллары алтын аның.
Кочагында эретерлек, —
Йөрәге ялкын аның.
Ягымлы сүзе, карашы
Хисләрдә адаштырды.
Җанымны эретеп, мине
Үзенә ябыштырды.
Эзләмим, таба да алмам
Аның кебек егетне.
Янымда шул егет барда,
Киләчәгем — өметле.
Элек һәм хәзер
Элек табиб әйтми иде,
Яман чирләр тапса да.
Күңелне юата иде,
Санаулы көн калса да.
Хәзер булмаган чирне дә
Бар дию җайлырак.
Чөнки булмаган чирләрдән
«Дәвалау» файдалырак.
Табибта
— Әйдә, бабай, сөйләп җибәр,
Нәрсә борчый, ник килдең?
— Чирләрем күп, тик барсын да
Сөйләр акчам юк минем.
Компьютерда казынды да,
Бер уч юллама бирде.
Шушы анализлар белән
Тагын килерсең, диде.
Анализ җыеп унбиш көн,
Әзер булгач та килдем.
Кордиограммам юк икән,
Үтмәгәнмен рентген.
Анализны карамый да,
Компьютерда казына.
Доктордан чыгып китмичә,
Түзеп торам аз гына.
Барсы да синең әйбәт ди,
Түзәрлек ди әлегә.
Менә гаҗәп, барсы әйбәт, —
Начар минем хәл генә.
Заман чире
Акча төртсәң, һәркем ала,
Кире кагучы сирәк,
Рәхмәт тамак туйдырмый бит,
Яшәргә акча кирәк.
Кемгә — рәхәт яшәр өчен,
Кемгәдер — көн күрергә,
Кемнәргәдер — дөнья буйлап
Сәфәр кылып йөрергә.
Кемгә дару алыр өчен,
Һәм исән калыр өчен.
Күпләргә чит илгә качып,
Виллалар салыр өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев