Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Павел Апушевның балалар өчен шигырьләре

Балалар белән һәрдаим аралашып яшәгәнгәдер булса кирәк, әдипнең иҗатында нәни дусларына багышлап язылган шигырьләр күп урын алган.

Карендәшебез Павел Апушев 1938 елның 18 июлендә Питрәч районының Әлбәден авылында туа. Өч яшенә җиткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе сугышка китә һәм һәлак була, әнисе биш бала белән кала. Җидееллыкны тәмамлаганнан соң, Шәле авылы мәктәбенә йөреп укуын дәвам итә. Үз ягының хозур табигате аны бик яшьләй сихерли, шигъри җанлы итеп тәрбияли. Әтисенең сугыш кырында ятып калуы бу тойгыны тагын да көчәйтә. Шул вакытта ул әдәби иҗат белән мавыга башлый.

Ике песи баласы.
Дусларымның яңасы –
Ике песи баласы.
Берсе – Мияу матур,
Ә берсе – Мияу батыр.
Көне буе уйныйлар,
Уйнап бер дә туймыйлар:
Арт аякка басалар,
Сабан туе ачалар,
Көрәшәләр идәндә
Ни бирербез җиңгәнгә?
Кайчагында, юләрләр
Диванга да менәләр.
Җибәрәләр уздырып –
Җәймәләрне туздырып.
Яратсам да шелтәлим:
– Узынмагыз, җитәр! – дим,
Кирәк бераз аңларга,
Өлкәннәрне тыңларга!

Ике көянтә

Апама да, миңа да
Бүләкнең иң тәтиен –
Менә дигән көянтәләр
Алып кайтты әтием.
Минекендә – алтын башак,
Исең китәр төсенә!
Күгәрченнәр төшерелгән
Апам көянтәсенә.
Апамның күгәрченнәре
Торалар күк гөрләшеп.
Кичләрен су китергәндә,
Куям аннан көнләшеп.
Апам көянтәсендә, һәй,
Гөрләп туярлар әле.
Бөртек эзләп, минекенә
Килеп кунарлар әле.

Тыңлаусыз чүкеч
Абый белән икебез
Гөл әрҗәсе эшлибез.
Кулга чүкеч алабыз,
Шалт-шолт кадак кагабыз.
Абый эшли туктаусыз,
Минем чүкеч – тыңлаусыз.
Һич кенә туры сукмый,
Һаман бармакны тукмый.
Күпме мөмкин кыйнарга?
Кирәк нидер уйларга:
Күрмәгәндә, абыйныкын
Алыштырып куярга!
Күк тавыкның шатлыгы
Таралып чебиләр,
Тырманып йөриләр.
Яшь әнкә – күк тавык
Эндәшә җим табып:
– Кыт-кыт-кыт, кыт-кыт-кыт,
Монда җим, кабып йот.
Тыңлады чебиләр,
Йөгереп килделәр.
Шушыннан тәм табып,
Шатланды күк тавык.
...Шулвакыт бер тилгән
Омтылды бик түбән.
Ә әнкә: «Кыр-кыр-кыр,
Кыр-кыр-кур, кача күр!»
Аңлады чебиләр,
Саклана белделәр:
Постылар тиз генә
Әрекмән төбенә.
Шуннан да ямь табып,
Сөенде күк тавык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев