Николай дәдәй чишмәсе (парча)
Әлеге язма - редакциябез архивыннан. Аны безгә оза еллар дәвамында Түбән Камадагы «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамблен җитәкләгән Валентина Тупаева юллаган иде.
Чишмә... Шәһәр шау-шуыннан туеп, авылга кайткан саен, искә төшәсең син. Искә төшәсең дә, яшьлек хатирәләрен кузгатасың.
Элек, авыл халкы суны синнән эчә иде. Николай чишмәсе дигән исемең дә бар иде. Элгәредән үк олылар синең суыңны шифалы, тәнгә сихәт бирә, дип әйтәләр. Суың фонтан кебек бәреп тора, ә үзең тау шарлавыгы тавышы чыгарып агасың, тавышың әллә кайларга кадәр ишетелә. Болары — элек…
Ә хәзер агышың да акрынайган, салмакланган. Сине еллар шулай картайттымы? Әллә кешеләрнең таң беленүгә үзеңә су алырга килмәүләренә үпкәләдеңме? Әй, чишмәкәем, синең уйларыңны кемнәр белә алсын соң инде?!
Берсендә, ничектер, әнинең олы дәдәе Николайдан калган язуларны актарып утырганда, аның сиңа багышлап язган шигыре килеп чыкты:
Тау битләре яшел куак,
Җиләклеге — аланда.
Көтү көтеп, җиләк җыеп
Йөргән чаклар бар анда.
Җәйләрендә шаулап үсә,
Шарлама камышлары.
Бик еракларга күренә
Шарлама, тау башлары.
Әй, Шарлама, Шарлама,
Күңелгә моң-хис сала.
Шунда үткән яшь чаклар
Гомергә истә кала...
Чишмәкәй, Николай дәдәй бу шигырен үзе сиңа укырга өлгердеме? Эндәшмисең... Ул үзе дә арабызда юк инде. Гомеркәе синең суларыңдай язмыш чишмәсеннән акты да китте шул. Әгәр исән булса, синең тавышың, моңың җуелуын ничекләр кичерер иде икән Николай дәдәй?... Җанкайлары әрнүенә ничекләр чыдар иде икән?..
Ярый, чишмәкәй, синең үз юлың, ә минем — үземнеке, зур калага таба илтә торганы... Исән булсак, тагын күрешербез әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев