Халкыбыз җырлап-биеп яшәргә ярата.
Казның була каралары, Казаның була аклары.
Утырганнарны бастыра, Керәшен такмаклары.
Көз дә туңмый, кыш та туңмый,
Керәшеннең бәкесе.
Такмаксыз бию биеми, керәшеннең дәртлесе.
Керәшеннәр уңган халык, үстерә симәнкәсен.
Ялт-йолт килә, биегәндә, түшендәге тәңкәсе.
Ындырдагы бакчасын, басмыйдыр билчән-үлән.
Гомер буе аралашып, яшибез халык белән.
Халык тарафыннан язылган такмаклар
Керәшеннәрне бәйрәмнәрдә биетә торган такмаклар.
Нет комментариев