Җан җал иткәндә

Григорий Якимов шигырьләре

Зур Арташ авылында туып үскән, бүгенге көндә Мамадыш шәһәрендә яшәүче Григорий Якимовның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Туган ягым — Мамадышым

Кочагына алып иркәләргә
Җыенгандай сине Нократың,
Җил-давылдан саклап тора сине
Баһадирдай горур тауларың.

Туган ягым минем Мамадыш
Бәйләнде бит сиңа язмышым,
Чит җирләрдә тормыйм аерылып
Ямансулап сиңа кайтамын.

Саф һавасы, иркен басуларың
Челтрәп ага синдә чишмәләр
Кунакка дип килгәннәр дә синнән
Аерылып кабат китмәсләр.

Еракларга китте синең даның
Мәйданнарда алга атладың
Ярышларда горур басып атлый
Син үстергән кыз һәм улларың.


Авылым
Болытларга уралганнар
Тырлавым наратлары,
Әйди сыман киләчәккә
Шул наратлар шаулавы.

Туган ягым, чишмәле як.
Яратам сине.
Сине ташлап читләргә дә
Китмәмен эле.

Ничә тапкыр китәм диеп
Уйлар корылды.
Тик юлларым, авылыма
Кабат борылды.


Нет комментариев