Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Май чабу атнасындагы һәр көннең исемен искә төшерәбез

11 марттан иң туклыклы һәм күңелле бәйрәмнәренең берсе - Май чабу атнасы башланып китә. Бу атнаның һәр көне аерым әһәмияткә ия.

Май чабу җиде көн бәйрәм ителә: һәр көннең үз исеме һәм мәгънәсе бар. Аларны исегезгә төшереп китик.

Понедельник - Май чабуны каршылау көне, халыкта ул «Очрашулар» дигән исем алган. Бу көнне хуҗабикәләр коймак пешерәләр.

Традиция буенча, хатын-кыз беренче тәмле ашамлыкларны фәкыйрь кешеләргә бирергә һәм йорт хайваннарын яхшылап сыйларга тиеш. Шул рәвешле, йортка бәхиллек һәм җитешлек җәлеп ителә дип санала. Әлбәттә инде, бу көнне саламнан Май чабу карачкысы ясала. Карачкы Май чабу бәйрәменең үзен дә, салкын кышны да, үлемне дә гәүдәләндергән. Соңгы көнне Май чабу карачкысын ритуаль учакта яндырганнар.

Вторник көне «Уеннар» дип атала. Бу көнне урамда күңел ачып йөриләр. Биредә төп игътибар өйләнешергә җыенган яшь парларга бирелә. Чаналарда «йөрү»ләр вакытында егетләр һәм кызлар үзләренең тормышлары бәхетле һәм үзара аңлашуга корылган булсын өчен, һичшиксез, үбешергә тиеш булган.

Среда көнне «Сыйлану» билгеләп үтелә — бу көнне гаиләләр хатынның әти-әнисенә кунакка баралар. Алар, гаилә җепләрен ныгытыр һәм туганнары белән киләсе елга да тату яшәр өчен, һичшиксез, кияүгә коймак ашатырга тиеш.

Четверг - Май чабу атнасының дүртенче көне, аны "Уен-көлке" дип атаганнар. Бу көнне урамда массакүләм күңел ачулар башлана, монда да игътибар үзәгендә - коймак.

Пятница - Май чабуның бишенче көне «Әби киче» дип атала. Бу көнне кияүләр «җавап» кичәсе оештырганнар. Монда инде кияү кеше үзенең хатынының анасына карата хөрмәтен һәм кайнар мәхәббәтен күрсәтер өчен аны коймак белән сыйларга тиеш.

Субботаны Май чабу атнасында халыкта «Печкәчәмдә кунакта» дигән атама алган. Киленнәр бу көнне үзләренең каен сеңелләрен коймак ашарга чакырганнар, аларга бүләкләр әзерләгәннәр. Соңгы вакытта, әлеге традиция бераз гына үзгәргән: бүген Май чабуның шимбә көнендә барлык туган-тумачалар бер табын артына җыелырга тырыша.

Воскресенье - Май чабуны бәйрәм итүнең соңгы көне. Аны «Кичерешү» дип атыйлар. Бу көнне кешеләр бер-берләреннән кичерү сораганнар, гафу үтенгәннәр. Христиан динен кабул иткәннән соң, бу көнне, һичшиксез, чиркәүгә барганнар. Кичерү үтенеченә җавап итеп, традиция буенча, «Ходай кичерер» дип әйтәләр. Кичерү сорап, кешеләр Ходайга баш ияләр, алдагы яңа атнаңдан башланачак уразага бәхиллек алалар.

Халыкта исә бәйрәмне якты учаклар, кыш белән саубуллашуга һәм язны каршылауга багышланган шау-шулы җырлар һәм биюләр белән озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев