Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Василий Шумитов: "Кыш бабай өчен өйгә кар ташыдык"

Василий Шумитов күңелле маҗарасы белән бүлеште

 1970 еллар иде. Без, биш туган, барыбыз да 2-10 яшьлек балалар. Кыш бабайның килүен зарыгып көткәнебез әле дә хәтердә. Башта, бәйрәм алдыннан, урманга менеп, чыршы күркәләре алып төшеп, шуны фольгаларга төреп, тәтәй алып кайткан чыршыны бизәдек. Әбей пич ягып, зур гына калайда күп итеп, бәйрәмгә дип, дурычмак пешереп, суынмасын дип, тастымаллар белән төреп өстәлгә куйган. Без, Кыш бабайның килүен көтүче балалар, дурычмак ашаса Кыш бабай эри дип, өйне суыту өчен ишекне төбенә кадәр ачып куйдык, тазаякларга тыштан кар ташыдык. Шулай суп-суык өйдә, ишеккә карап, сабыр гына Кыш бабай көтеп утырабыз! Бервакыт әбей кайтып керде. Өйдәге галәмәтне күреп, безне тирги-тирги тазлардагы кар суларын түгәргә тотынды. И эләкте шунда безгә! Ә без Кыш бабайны барыбер көттек, төне буе йокламыйча көтеп чыктык, тик килмәде...

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев