Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Сөямнәр дә сезне, бик сөям

Җырчы Раиса Тимофеева репертуарыннан

Сөямнәр дә сезне, бик сөям,

Сезләр мине сөйми, дип, мин көям.

Сезнең мине сөюләрне белгәч,

Җәш оланнар кебек лә сөенәм.

 

Агыйделкәй алкын, суы салкын,

Колач салып каршылай җөзәлмыйм.

Килгәннәр дусларның асыллары,

Җырлар җырламыйча түзә алмыйм.

 

Арыш аралары бик куерган

Арасына кереп лә кем урган.

Ташлашмыек, дуслар, ташлашмыек,

Дус-ишләрен ташлап лай кем уңган.

 

Биек тауларның, әй, башында

Алтын тәңкәләр таптым, әләли.

Алтын тәңкә безгә берни түгел,

Бер күрешүләр – әллә ни.

 

Әлеләрдә күрдем, ай, мин сезне,

Тагын кайчан күрермен мин сезне.

И, җаннарым чыкса, сөягем калыр,

Шунда онытырмын мин сезне.

 

Уракларда урдым мин учмалап,

Чүмәләләр куйдым ла ниргәләп.

Әлеләр җөрибез бергә-бергә,

Мәңге җөрсәк иде лә бергәләп.

"Керәшен җыру әйтә" китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев