Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Павел Апушев: “Яшел җәйләр белән саубуллашып, көзләремә кереп барышым”

Павел Апушев чыгышы белән Питрәч районының Әлбәден авылыннан. Ул укучыларга лирик шигырьләре белән яхшы таныш.

Яшьлеккә күпер

Төшләреңә кереп йөдәтсә дә,

Сагындырып сабый чакларың;

Туктатып та, борып кирегә дә

Булмый икән гомер атларын.

 

Үткәннәргә бары хатирәләр,

Холкың аша була кайтырга:

Бер мәтәлчек җирдә атынырга,

Яшь чирәмгә сузылып ятарга.

 

Була хәтта “куыш-куыш” уйнап,

Йөгерергә яланаяклап.

Агымнарга чуерташ ыргытып,

Дулкын йөгертергә балдаклап.

 

Көзге талдан кәрзин үреп була,

Тик әнкәйгә түгел, кызыма.

Шулар аша гына яшьлегеңә

Кайта торган күпер сузыла.

 

Көзләремә кереп барышым

Урманнарда, кызыл мәрҗән булып,

Пешеп өлгергәндер баланнар.

Көзләремә кереп барам инде,

Сау булыгыз, җәйге аланнар.

 

Сау булыгыз, баллы юкәләрем,

Сау булыгыз, яшел камышлар.

Урылдылар кырда арышларым,

Көтә мине яңа танышлар.

 

Юк, бармыймын сары сагыш төяп,

Сары ягылса да талларга.

Йомыш белән керәм мин көзләргә,

Уңышларны гына барларга.

 

Сагынганны белеп, җәйләр тагын

Яшел олау белән килерләр.

Быелларым ләкин кире кайтмас

Кире кайтмас үткән гомерләр.

 

Урманнарда кошлар җыры тынган,

Ишетәм тик җилләр тавышын.

Яшел җәйләр белән саубуллашып,

 Көзләремә кереп барышым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев