Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мин кайтырмын

Карендәшебез Никифор Тукмачев шигыре

Никифор ТУКМАЧЕВ

МИН КАЙТЫРМЫН

Таныш җирләр каршы ала
Газизем дип, сөептер.
Кайтмый калмас исән булса
Җаны түзмәс, диептер.

Хыялларымның чиге юк,
Тик чикле гомер генә.
Барыр җирләр бәлки күптер,
Кайтыр җирем син генә.

Изге җирем, сиңа кайтмый
Кайларга кайтыйм тагын.
Синдә бит яшьлек елларым.
Монда бит балачагым.

Шушында ата-бабамның,
Баскан эзләре калган.
Монда бит керсез яшьләрем,
Кендек каннарым тамган.

Монда үтте гомеремнең
Иң хыялый чаклары.
Каршыларга юлга чыккан
Кашкатау наратлары.

Монда туа иң сагышлы,
Моңлысы җырларымның.
Доньядан китсәм дә кайтып,
Моң булып уралырмын.

Моңлы кош булып сайрармын,
Багражым якларында.
Яңгыр булып кайтырмын, җир
Сусаган чакларында.

Язгы кояш нуры булып,
Шушы җиргә кайтырмын.
Сабыйларны йокысыннан
Иркәләп уятырмын.

Таң җиле булып сөртермен
Ялгызларның күз яшен.
Ничәдә булса да яшем
Хыяллар белән яшим.

Беркемнән артык түгел мин,
Беркемнән дә ким түгел.
Туган җирем, мин бит синсез
Дөньяда беркем түгел.

фото:https://s.poembook.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев