Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

"Керәшенчә винегрет": концертта ниләр булды?

Керәшен белән мишәрнең уртаклыгы нидә? Бервакыт шулай дип сораган иде миннән бер танышым. Аптырабрак калдым. "Ш" хәрефендә, дип, елмайды ул.

 Күп тә узмады, “Керәшенчә винегрет” концерты да “керәшен белән мишәр бер сәхнәдә нишләр?” - дип, кытыклый башлады. Бу сорауга “жирный” нокта куярга кирәк бит инде, дип, мин дә “винегретка” бардым. Дөрес килгәнмен: алып баручылар керәшен белән мишәрне төрле яклап тикшереп карадылар. 
  15 октябрь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында әлеге сорау белән кызыксынучы бер мин генә түгел идем. Тамаша күрергә, дип, зал тутырып халык җыелды. Төскә-биткә карап, кемнең чын керәшен яки мишәр икәнен тәки аера алмадым. Ә сәхнәдә “ут” уйнады. 
  Тамаша башлануга ук алып баручылар – “Керәшенчә винегрет”ны оештыручы Евгений Максимов, артист Олег Фазылҗанов белән пародияләр остасы Алсу Фаракшина ике якның да үзенчәлекләрен барлый башладылар. Иң элек залда күпме керәшен һәм мишәр бар икәнен белештеләр. Әхә, безнекеләрнең тавышы яхшырак чыга – зал көчле кул чабуларга күмелде. Кушаматлар, танылган шәхесләр, сөйләм үзенчәлекләрен дә барладылар. Берсенеке “керәле дә чыгалы”, икенчесенеке – “төштән соң” булып (аңлагансыздыр, кайсы керәшен, кайсы мишәр икәнен), акыл ягыннан әллә ни зур аерма табылмады. Очлы, шул ук вакытта, мәзәк “тикшеренүләре” белән алып баручылар бер-берсен “чеметә-чеметә” халык күңелен күрделәр, рәхәтләнеп көлдерделәр.

Мишәрләрчә чәйникнең “цәцәкле”сеннән дә “чачакле”сеннән дә чәй эчеп карадылар. Олег дәдәй сәхнәгә чыгып, кул селтәүгә үк халыкның күз яшьләре белән көлүе инде берәүгә дә сер түгел. Бүгенге кичәдә мишәр кызы Алсу Фаракшина белән бергә тандем булдыру – тагы да отышлырак килеп чыккан. Мишәр кызлары – властный икән, дигән уйлар килде башыма. Кулын биленә куеп, “Путин кебек ир кирәк”, дип җырлаучы Илсөя Бәдретдинова чалымнары бар Алсуда да. Илсөягә пародия дә ясады ул. Болай “ничава” гына чыкты, алга таба да уңышлар телик үзенә. 
  Керәшен данын зур артистлар, танылып килүче җырчылар һәм яшь башкаручылар – Лидия Әхмәтова, Вадим Захаров, Марина Карпова, Татьяна Ефремова, Милена Новикова һәм Иван Пугачёвлар тәкъдим итте. Мишәр көчен танылган артистлар Әсхәт Хисмәтов, Илсаф, Ринат Рәхмәтуллин һәм Сиринә Зәйнетдиновалар күрсәтте. Шулай ук, тамашага азартны керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле белән “Зәкәрия” күпмилләтле коллективы да өстәделәр. 
  Илсафның бер җыры “Мишәр егетләре” дип аталды. “Ответный ходны” Вадим Захаровтан көткән идем, “Без – керәшен җегетләре” җыры белән. Җырламады аны Вадим. Ярар, бик вакчылланмыйм, бүтән шәп җыруларын бүләк итте ул. Вадим – безнең йөзек кашыбыз. Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтовның җырлавын да яратып кабул иттеләр. Элекке, шундый мәгънәле, күңелгә үтеп керә торган җырлар башкарды ул. Газетабызның журналисты, үзе дә концертта чыгыш ясаган Милена Новикова сәхнә артында артистлар белән дә сөйләшергә өлгергән. “Керәшеннәр борынгы моңлы җыруларын саклап калганнар. Исем китеп тыңлыйм мин аларны”, - дигән шунда Әсхәт абый. 
  Буа мишәре Ринат Рәхмәтуллинны алып баручылар “пастаянно җангыр җаудырып җөрүче” дип чакырып чыгардылар. Зур алкышларга күмделәр үзен. Сәхнәдә очып кына йөрде. Икенче бүлектә, гомумән, тамашачы тагын да иркенәеп китте, күрәсең, тәнәфестә бераз тамак ялгап, ял итеп алганнардыр. Ә концерт озак барды бит – дүрт сәгать. 

 Алып баручылар тагын бер үзенчәлекле нәрсәгә игътибар бирделәр. Ул да булса, кушаматлар. Мишәрләрдә дә бар икән ул. Залдан кушаматлар барлаганда, Олег дәдәй “аларныкы безнекенә караганда пущтәк икән” дигән фикергә килде. Безнекеләр шәбрәк яңгырый шикелле. 
  Быел да концертта шигырь язучы тамашачыларга бүләкләр тапшырдылар. Ә иң элегант җырчы, миңа калса, Лидия Әхмәтова булды. Марина Карпова “Керәшен кызлары” җырын декабрь аенда узачак үзенең сольный концертында җырларга сүз бирде. Ә яшь башкаручыларга килгәндә, сәхнә – аларныкы. Булдыралар!


  “Керәшенчә винегрет” проекты үсештә. Алдагы елларга караганда быел бер башка үскән. Шулай да “әле үсәсе алда”, ди оештыручысы Евгений Максимов. Бирсен Ходай!

 Тагын бер фикер әйтәсем килә. Бу проектны Интернет битләрендә карендәшләр яхшы күтәреп алды, концертка чакырып, видеолар ясадылар, билетлар да уйнаттылар. Соңгы елларда керәшеннең андый чаралары, Аллага шөкер, артты. Дөрес, алар төрле стильдә. Берсендә балалар белән эшләсәләр, икенчесендә фольклор коллективларны чакыралар, дигәндәй. Дәүләт ансамблебез – “Бәрмәнчек”нең дә үз юлы. Боларга өстәп “Керәшеннәр җырыу әйтә” фестивален дә, “Туганайлар” газетасын да әйтергә була. Алар барысы да халкыбызның культурасын саклап калуга, үстерүгә юнәлтелгән. Аларның барысын да әнә шулай бергәләшеп күтәреп алырга кирәк. Бердәм булганда гына, керәшен корабле диңгездәге зур дулкыннарны исән-имин кичеп чыгар.

Концерттан фоторепортаж карагыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы, Спасибо