Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Иркутск керәшеннәре җыры: Җибәрәсем килми янымдин

Иркутск өлкәсе Алар районы Хареты авылыннан Ф.Фроловадан язып алынган

Җөгереп ләй кердем өйләргә,

Киемемне элдем чөйләргә;

Сез – туганайларым килеп кергәч,

Җәмне керде безнең өйләргә.

 

Чакырып алдым чакрым ярымдин,

Җибәрәсем килми янымдин.

 

Өстеңә лә кигән күлмәгеңне

Әллә сабын белән юдыңмы?

Кашкаең кара, буең зифа,

Әллә Җомга көнне тудыңмы?

 

Чакырып алдым чакрым ярымдин,

Җибәрәсем килми янымдин.

 

Җауса иде җаңгыр, әй,җауса иде,

Кыеклардан тамчы тамса иде;

Әлегәй дә лә бергә без җөрибез,

Тагы да җөрешергә җазса иде.

 

Чакырып алдым чакрым ярымдин,

Җибәрәсем килми янымдин.

 

(“Керәшен җыру әйтә” китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев