Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Игәнә буйлары

“Керәшен зиннәтләре” китабыннан

Тәрәзләремне ачыклар куйдым,

Очар микән минем кошларым ла.

Аккошларым.

 

Кычкырып җырлап мин җибәрәм,

Сезнең өчен генә лә, дусларым,

Әй, дусларым.

 

Түгәрәккәй куак, башлары уак,

Мәк чәчәкләренә ошаулы, шул,

Ай, ошаулы.

 

Ай йөзләргә берәү, меңнәргә икәү,

Сез дускайлары ошаулы, шул,

Ай, ошаулы.

 

Кайлардан килдегез сезләр безгә,

Ничек төшмәдегез диңгезгә, лә,

Ай, диңгезгә.

 

Бик кадерле дуслар, сезләрдә безгә,

Нинди генә җырлар җырлыек сезгә,

Ай, җырлыек .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев