Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Дүсмәт Гөргөрие кызы Үринәне җола белән кияүгә бирде

9 май көнне Мамадыш районы Дүсмәт мәдәният йорты базасында театр сөючеләр түгәрәгенә йөрүче үзешчәннәр күрше Комазан башы авылында Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» пьесасын сәхнәләштерде.

Әле күптән түгел генә район күләмендә узган «Авылым йолдызлар кабыза» («Сельский звездопад») фестиваль-конкурсында Дүсмәт җирлеге беренче урын алган иде. Кай арада инде 20 елдан артык Камал сәхнәсенең йөзек кашы булган «Гөргөри кияүләре» спектаклен дә өйрәнеп беткәннәр, диярсең.  Дүсмәт үзешчәннәре эштән кайткач үз хуҗалыкларында тир түгәләр, кичләрен клубка җыелып, культура-агарту чараларында катнашалар.
Рольләр барысына да килешле, нәкъ үзләре булып, тормышчан уйнадылар. Кияү җегетләре - мактанчык Җаграп та (Пётр Степанов), тырыш Бәчке дә (Степан Степанов), җебегән Микуш та (Олег Воробьёв) шәп килеп чыкты. Сыңарау Палыйны (Александра Васильева)  Бәчке, аяксыз Әүдәкине (Анфиса Степанова) тачкага утыртып Җаграп алып килсәләр, улы Микушны җитәкләп Айгыр Ычтапый Гөрпинәсе дә  (Рима Губина) озакламады. Болары - яучылар.
Аннук (Александра Миннеханова) Җаграпны барыбер үзенә каратты. Гөргөри (Виктор Спиридонов) белән Кәтерей (Мария Петрова) теләкләренә ирештеләр: кызлары Үринәне (Анастасия Михайлова) яраткан һәм тыйнак җегеткә кияүгә бирделәр. 
Спектакльнең икенче өлешендә элеккечә туй иттеләр. Биредә кодачалар рольләрендә «Җиңгәчәйләр» ансамбленең тагын ике солисты Елизавета Исакова һәм Светлана Иванова да булды.
Тамашачы спектакльне җылы кабул итте. Көзләргә, Дүсмәт клубында ремонт беткәч, Гөргөри тагын бер тапкыр кызын кияүгә бирер, дип планлаштыралар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт матур кичлэр ечен, бик матур булды!!!..