Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Талкыш хатыннары “Микулай”да уйнадылар

Питрәч районының Талкыш авылына керешли, уң кулда түгәрәк бер таш корылма тора. Аңа, зур итеп, керәшеннәргә хас бизәк орнаментлар төшерелгән. Мәҗүсилек чорыннан ук сакланып килгән гадәт буенча, халык андый орнамент-билгеләргә ихтирамлы сак карашта. Күрәсең, безнең акыл ирешми торган замана модасыдыр, дип уйлаган идек, ялгышканбыз. Аны Талкышта шушы көздә төшерелгән “Микулай” фильмы өчен махсус ясаганнар икән

Тыкрыклар тоташкан бердәнбер урамнары (үзләре аны югары һәм түбән очка бүлеп йөртәләр) буйлап йөргәндә “Микулай” фильмы эпизодлары төшерелгән йортлар янында да тукталдык. Ул иске өйләрнең капка-коймаларын, тәрәзә яңакларын бизәкләп-бизәкләп буяганнар. Анысын, авыл хатыннары әйтүенчә, алдан килгән техник төркем эшләгән. Талкыш хатыны Зоя әле унике көн буе аларга ашарга да әзерләгән.

Хәтта бер мунчаның бүрәнәләрен – арада икешәрен калдырып – куе зәңгәр төскә буяп куйганнар. Ә Микулай кәләшенең торган йортын төшерү өчен бер иске йортның капка һәм коймаларын акка буяганнар. Киночылар авылга 8 сентябрьдә килеп, 7 октябрьдә киткәннәр.

Кино төшерергә килүләре бер көйгә генә яшәп яткан авыл кешеләре өчен зур вакыйгага тиң булган. “Ул көнне яңгыр ява иде. Күршедәге Чебеннәрнең алма бакча- сына кемнәрнеңдер кереп киткәне күренде. Ут көйлиләр икән дип уйлап чыккан идем – дип сөйләде Зоя. – Алар күп авылларда, Зәй ягында да булганнар. Табигате иң матур, иске йортлар да бар дип, безнең Талкышны сайлаганнар”.

Талкыш керәшеннәре үзләре дә фильмдагы эпизодларда уйнаганнар. Зоя, мәсәлән, югарыда телгә алынган мунчада төшерелгән эпизодта катнашкан. Кинога төшәргә дип киеп килгән керәшен күлмәген салдырып, аңа халат кигезгәннәр, башына да чөеп яулык бәйләткәннәр. Ул шул халат-яулыктан килеш кыз баланы чишендереп, аны юындыручы карчыкны уйнаган.

Ә Валентина Кнайнова, Анастасия Глухова, Вера Егорова, Анна Егорова, Иван Любов, Егор Журавлев керәшен күлмәкләре киеп, “Микулай”дагы туй табынында утырганнар. Бер дубльне көндезге унбердән алып кичке сигез тулып киткәнче әллә унбер, әллә аннан да күбрәк кабатлаганнар. Табынга чын пирожкилар, ашамлык куелса да ашарга ярамаган, карап кына утырганнар. Самогон урынына чәркәләргә су салып, болганчык төстә булып күренсен өчен сөт өстәгәннәрен дә аңлап бетерә алмаганнар. “Керәшеннең милли кумушкасы күз яшедәй чиста була, югыйсә. Туйга дип әзерләгәне турында әйтеп торасы да юк”, – дип үзләренә сәер тоелган нәрсәләрне искә төшерделәр.

“Микулай” фильмының эчтәлеге белән артык кызыксынмасалар да, арадан кайсысыдыр: “Керәшен йортын гел кызылдан бизәгәннәр, кып-кызыл пәрдәләр элгәннәр. Без үскәндә барысы да ап-ак иде. Кем белә, әллә көлүләре, әллә нәрсә шунда... “Секс-мекс”лары да кирәк түгел иде”, – дип әйтеп куйды.

Көн дә “Микулай”ны ничек төшергәннәрен карарга йөргән Талкыш хатыннарыннан керәшен йолалары, гадәтләре, һичьюгы, керәшен йортын киендерү үзен-
чәлекләре белән бераз кызыксынсалар, дөресрәк булмас идеме икән?.. Әлбәттә, бу фильм керәшеннәр үзләреннән көлү дип кабул итмәс дәрәҗәдә оста һәм белеп төшерелгәндер, дип өметләник. Ә хәзергә, кем әйтмешли, капчыктагы мәче турында фикер йөртми торыйк, “Микулай”ны күрик, сәнгать белгечләрен тыңлыйк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев