Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Авыллар – игътибар үзәгендә

Авыл халкының торак шартларын яхшыртуга, алар өчен социаль-мәдәни һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары булдыруга зур игътибар бирелә.

Татарстанда авыллар үсешенә, аларны төзекләндерүгә соңгы дүрт елда 9,6 миллиард сум акча тотылган. Бу – авылларны яшәтү, аларны үстерү максатыннан, “Авыл территорияләрен комплексы үстерү” федераль программасы буенча тормышка ашырыла.

Дүрт ел эчендә 1,2 мең гаилә өчен 70 мең квадрат метр торак төзелгән; автомобиль юлларының яңартылган 57 километрын да кертеп, 990 объект төзекләндерелгән; өч авыл клубын, ике мәктәпне өр-яңадан үзгәртеп ремонт ясалган; физкультура-сәламәтләндерү комплекслары салынган; күп функцияле ике үзәк; ике фельдшер-акушерлык пункты, биш спорт объекты, мәктәп җиткезелгән; барлыгы 50 километр озынлыкта – су тәэминаты челтәре, ә 10 километр арада су бүлгеч челтәре сузылган.

Болар хакында агропромышленность комплексы территорияләрен һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча Казанда уздырылган семинарда әйтелгән. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов республикадагы 3,9 миллион кешенең 900 меңгә якыны авыл җирендә яшәвен дә искәртеп үткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев