Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Йолдызлар биеклегендәге талант

Карендәшебез Юрий Павлов Түбән Кама татар дәүләт драма театры оештырылган вакыттан башлап гел шунда уйнагандыр кебек

Болай уйлар өчен сәбәбе дә юк түгел – Юраны тамашачы сәхнәдә туган артист итеп кабул итте, яратты. Күк тирәнлегендәге иң якты йолдыз балкышы янәшәдәге йолдызлар нурын тоныкландыра. Шуның шикелле, яшьлек ялкыны белән Юра театр сәнгатенә ташкындай килеп кушылды да, уенындагы җиңеллек, шуклык-шаянлык белән, тамашачыны үзенә каратты. Ул сәхнәгә әле чыгып кына килә, ә тамашачының авызы ерыла башлый...

Театр сәхнәсендә җирле газетаның бер кичәсен оештырганыбыз истә. Юраны да чыгыш ясарга күндердек. Барысы да сценарий буенча тигез-шома барсын өчен, катнашучылардан үз чыгышларын кат-кат кабатлата торган начар гадәтем бар иде. Тик Юра бер репетициядә дә булмады. Кичә башланды. Башкалар өчен түгел, аның чыгышы өчен борчылам. Кармак күтәреп, Юра сәхнәгә чыкты. Ул бер балык та тота алмаган балыкчыны уйнады. Уенының башыннан ахырына кадәр бер авыз сүз дә әйтмәгән килеш, хәрәкәте, кыяфәте, ым-ишарәләре белән, үзен искиткеч пантомима остасы итеп күрсәтте Юра. Егыла-егыла көлгән тамашачысын тәмам үзенә гашыйк итте. Балык тота-тота, өс киемнәре бер-бер артлы кармакка кабып читкә очкан Юра, иң соңыннан, “семейный” трусиктан гына калды. Балыкчы азартыннан айнып, үзенә күз салгач, секундлар эчендә кыяфәте аптыраудан – оялуга, аннан – ваемсызлыкка, соңыннан шуклыкка алмашынды. Ахырда, галәмәт озын кармагын күтәргән килеш, атаклы “лунный походка”сы белән, елмая-елмая, сәхнә артына кереп югалды. Ә зал көлү катыш алкышларга күмелде...

Комик рольләрне дә, җитдиләрен дә югары дәрәҗәдә оста башкаручы бу керәшен егете Түбән Кама театрына 2007 елда килә. Киров шәһәрендә туган малай кечкенә чакта, әтисе Виталийның Балтач ягындагы туган авылы Субашка күченәләр. Мәктәптән соң, Казан театр училищесында белем ала. Егерме яшендә Түбән Кама татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 2013 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган Юрий Павлов – Россия театр эшлеклеләре союзы члены. Татарстан хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән бирелә торган Гранты иясе дә әле ул.

Башкарган рольләреннән, Т.Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” моңсу комедиясендә – Айдар, ә “Нәзер”ендә – Хикмәтулла, Н.Гыйматдинованың “Бүреканы”нда – Торна Салихы, Ф.Достоевский әсәре буенча куелган “Сакаллы сабый” спектаклендә – Мышкин, Л.Леронның “СыСыСыРда ясалган…нар”ында – Кафил, Б.Васильевның “Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде…” повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакльдә – старшина Васков, А.Островскийның “Бирнәсез кыз”ында – Сергей Паратов, Р.Галиевнең “Кадер кичәсе”ндә – зират Каргасы, А.Ивановның “Гөнаһлы мәхәббәт өрәге”ндә Павел Демидов һәм башкалар. Үзе дә, режисcер буларак, балалар өчен дистәдән артык спектакльләр куйды. Олылар өчен “Назлыгөл”не сәхнәләштерде.

Түбән Кама театр сәнгатенең кабатланмас талант иясе Юрий Павлов гаилә пары итеп, курсташын, Казан кызын, чибәр Гүзәл Шәмәрданованы сайлый. Бу шәһәргә килеп, театрда эшли башлауларына ярты ел дигәндә, алар гаилә коралар.

Сәхнәдә төп рольләрдә уйнаучы хатыны турында сүз кузгаткач, Юра өйләнешкән чакларын искә төшереп алды. “Укыганда, әнием: “Ник өйләнәсең? Ничегрәк соң Гүзәл”, – дип сорагач, “бик әйбәт кеше, гаиләдә яхшы әни булыр, аның белән яшәргә скучно булмас”, дигән идем. Яхшы сүзләрнең теләсә кайсысы туры килә аңа. Бары икебез ике төрлерәк кенә. Гүзәл Кучкар йолдызлыгында туган, ә мин – Үлчәү, шуңа бик туры килеп бетмибез. Ул тормышта бик яхшы кеше. Гомер үткәндә бик рәхмәтле булырмын кебек тоела инде. Хәзер генә кыенрак”, – дип эч серләре белән дә уртаклашты.

Артист Павловлар гаиләсендә өч малай үсә: кадетлар классында укучы Бәхтияр (2009 елгы) хәрби юрист булырга хыяллана, аннан ике яшь кече Билалны бокс та, футбол да кызыксындыра, яше тулып узган Баязит әлегә үзсүзле булуы белән гаҗәпләндерә. Сәхнәгә тартылу-тартыл- маулары белән кызыксынуыма, “Балалар замана агышында театрның популярлыгы юклыгын тоялар”, дигән җавап белән чикләнде әтиләре. 

 

Үз фикерләре

Безнең халык уйларга яратмый. Видеороликлар никадәр кыскарак, төчерәк булса, аны шуның кадәр әйбәтрәк кабул итә. Шуңа күрә, кайчак теләсә нәрсә “ясыйсың.

Авыр сүз язучылар булды. Андый комментарийлар кәефемне төшерми. Без сәхнә кешеләре бит, барысына да ияләнгән. Тәнкыйть булырга тиеш. Үз-үземә бәя бирә беләмдер дип уйлыйм. Бу “йолдыз чире“ йогудан түгел, үземә үк каршы килә торган начар бер гадәтем бар, ул – кимчелекләрне күрү. Шуңа тәнкыйтькә дә тыныч карарга тырышам.

Кешелекнең уртак проблемасы – тигезсезлек. Аның чагылышы – хәерчелек белән байлыкта. Дөньядагы шушы тигезсезлекне, чирләр җибәреп, катаклизмнар белән, гасырдан-гасырга, Ходай тигезли, диләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев