Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Балалар өчен – “Минем кече Ватаным”

Түбән Кама районының Олы Аты китапханәчесе Надежда Замотаева балаларны авыл белән таныштыра.

Олы Атыда яшәүче һәм, шулай ук, җәйге ялга кайткан балалар өчен файдалы һәм кызыклы экскурсия уздырылды. Китапханәче Надежда Замотаева кызларны һәм малайларны авыл буйлап сәяхәткә алып чыкты. “Минем кече Ватаным” дип аталган туристлар сукмагыннан атлаучы балалар ул көнне Олы Атыдагы күп кенә истәлекле урыннар белән таныштылар.

Алар Олы Атының дингә каршы көрәш барган елларда да сакланып калган чиркәвенә дә керделәр. Бу чиркәүнең Павел дәдәй Умнов һәм башкалар тырышлыгы белән XX гасыр азагында кабат яңартылып, халыкка кайтарылганын белделәр. Соңгы елларда аны өр-яңадан төзекләндергән эшлекле авылдашлары Валерий дәдәйләре Иванов, аның уңышлары турында да ишеттеләр. Чиркәүдә чын керәшенчә келәү алып баручы отец Михаилны да игътибар белән тыңладылар. 

Чиркәү янәшәсендәге һәйкәл янында да тукталдылар. Ул һәйкәлдәге исем-фамилияләрне укып, аларның канлы елларда сәнәклеләр тарафыннан үтерелгән активистлар булганлыгын ачыкладылар.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган, тыныч тормышта чын дөньяга күчкән батыр бабайлары истәлегенә салынган һәйкәл янына да килделәр.

“Олы Аты керәшеннәренең читтән кайткан оныклары да, биредә туып-үскәннәре дә авылның тарихын, керәшен халкының традицияләрен, йола-гадәтләрен белергә тиеш. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Ә үткәннәр, тарих ул – халык хәтере, анда халыкның тамыры. Үз халкыңның үткәнен һәм тарихын белмичә, хәзерге заманны, бүгенге тормышны аңлавы мөмкин түгел. Тарих ничәмә-ничә буынның тәҗрибәсен саклый. Ә ул – бүгенге заман, хәзерге җәмгыять өчен төп компас”, – ди китапханәче Надежда Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев