Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Татьяна Ефремова: Тәслимә Низами белән килештек

Керәшен чибәре – 2016 титулы иясе Татьяна Ефремова тагын бер җыр чыгарды

Керәшен чибәре – 2016, Халыкара "Жемчужина Мира-2018" матурлык бәйгесендә Мисс-Талант титуллары иясе, күпмилләтле "ZAKARIA" төркеме солисты Татьяна Ефремованың тагын бер җыры чыкты. “Тальян” җырына сүзләрне һәм көйне журналист, Татарстанның атказанган артисты, күп җырлар авторы Тәслимә Низами иҗат иткән.

- Тәслимә апаны мин үзем эзләп таптым, ләкин ул мине үзе сайлады. Тиздән Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлыйм. Киләчәк тормышымны күз алдына китереп утырганда, миңа үземнең җырларым кирәк икәнен аңладым. Тәслимә Низамины социаль челтәрдә эзләп табып, аңа үзем яздым. Берничә көн җавап булмады. Соңрак аның минем җырларымны тыңлавын, тавышымны өйрәнүен һәм ошатуын әйтте. Үземнең җырларымны синең башкаруда ишетәсем килә, диде. Килештек. Шулай итеп аралашып киттек, –дип сөйләде Тататьяна Ефремова.

“Тальян” җырына инде клип та төшергәннәр. Теләче районында төшерелгән клипта төп рольләрне “Зәкәрия” кызлары һәм егетләре уйнаган. Клип премьерасына кагылышлы хәбәрләрне “Туганайлар”да күзәтеп барыгыз.

 

 

Татьяна Ефремова "Кыз чеңнәтү" - "Кыз елату" җырын башкара - видео

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев