Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Татьяна Ефремованың җырларын чит ил кешеләре дә тыңлый

Соңгы ике-өч ай эчендә генә яшь һәм талантлы җырчы кызыбыз Татьяна Ефремова “Безнең ил” җырын яңача тәкъдим итте, “Ветер перемен” җырына кавер яздырды, “Тальян” һәм “Сөйдерәсең” җырларына клип та төшерергә өлгерде

 

Керәшен чибәре – 2016, Халыкара "Жемчужина Мира-2018" матурлык бәйгесендә Мисс-Талант титуллары иясе, күпмилләтле "ZAKARIA" төркеме солисты Татьяна Ефремова тиздән Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. Бүгенге көндә актив иҗат итә. Күптән түгел “Тальян” җырына клип чыгарды, шушы айларда “Сөйдерәсең” җырына клибы әзерләнеп ята.

“Инстаграм аша иҗатыма карата бик күп матур теләкләр җиткереп, язып торалар. Соңгы араларда чит ил кешеләре дә җырларымны тыңлаулары турында хәбәр итә башлады. Грециядә яшәүче тыңлаучыларым “Сөйдерәсең” җырын ошаттылар, Үзбәкстанда яшәүче бер егет бергә җырларга ук тәкъдим итте”, - дип сөйләде Татьяна.

Иордания егете Кадри Мухаммад Касим үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Татьяна Ефремованы Иорданиядә дә тыңлаулары турында әйтте. “Әле Казанда озак яшәмәсәм дә, Татьяна белән танышырга өлгердем. Аның аша керәшеннәрнең һәм керәшен кызларының нинди булуын күрдем, аңладым. Татьяна бик тәрбияле, талантлы кеше. Аңа уңышлар телим”, - дип сөйләде Кадри.

 

Әлеге темага: Татьяна Ефремова: Тәслимә Низами белән килештек

Татьяна Ефремова выпустила новый клип - ВИДЕО

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев