Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Хатярсез жул

1884 жылда чыккан Святитель Тихон жазыуларыннан

Жирдя кешеляр бер жирдян икенче жиргя барарлар; барган жул кайсы бик хатяр, кайсы хатярсез була. Эй Христосныкылар! без туганнан бирле жул барыучы, без Алла падшалыгында, мянге тормошына барабыз. Аҥар керергя без Алла сюзе блян чакырылган, чумылдырыб, арыуландырылган, жаҥартылган, Эй сöйкöмнöляр! шул рахетлеккя барырга хатярсез жулны сайлыйык. Хатярсезе кайсы жул суҥ? Хатярсез жул Христоска кюҥелдян ышаныу, Анын азабланыб ÿлеÿэ какында котолормын диб тороу; тик Христосъкна жолоучы, коткаручы диб Аҥар öмöт салыб тороу, рахятлекне Аннан бÿтян биреÿче жук диб белеÿ, Ул торганча жирдя жыуаш, сабыр, тÿзем тороу. Коткаручыбыз Iиисусъ äйтя: Мин сезгя кылганча, сездя шулай кылыгыз диб. Хатярсез жул шушы ÿзе! Эй Ходай, мине шушы жулдан бардыр. Äгярдя бу дöньядя син кадер, дан, байлык эзлясяҥ, тян жаратканны кайгырсаҥ, хатярсез жулдан жазганыҥны бел; алай булгач хатяр жулдан барасыҥ. Äгяр дя былай дейеÿгя ышанмасаҥ, Алла княгясен биренеб укы, аннары изгеляр жазган княгялярне дя укы, укысаҥ ÿзеҥ дя мынын чын икянен кюрерсен. Христосъ бу дöньядя: äдямне кадергя, данга, малга, тян жаратканга биренеб торорга öйрятмягян, качыҥ кютяреб алыб кил диб öйряткян.

Христосныкыларнын ÿз алдына кадерляре, даннары, байлыклары, сöйöнöчляре, кинянечляре бар; былар тянеке тöгöл, жанныкы; тышта тöгöл, эчтя. Эй сöйöклöм, аҥ бул! Ходайыбыз айткян: тар кабкадан керегез, киҥ кабка, иркен жул хатяргя итя, кÿбесе шуннан бара; тар кабка, кысынкы жул терелеккя итя, аны эстяÿчеляр äз, дигян. Мына, хатярсез жул ней икянен кюрясен-ме инде? Бу жул кысынкы, кысынкы булсада кюктяге тормошка итя; анда буласыҥ кился, шушы жул блян бар. Эй Ходай! миҥа жулыҥны кюрсят, мин чын бойорогыҥ буйынча жöрсям эйе.

 

Из актаульного:

4 ноября состоится традиционный крестный ход от Кремля к месту обретения чудотворного образа — Казанской иконы Богородицы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев