Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Утыз биш ел — халык мирасын саклауда

Казан керәшен оешмасы башкаланың Яшьләр үзәгенә халыкны җыеп, үзенең 35 еллыгын зурлап бәйрәм итте.

Кичәне ачып, Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова башкалабызда керәшеннәрнең үз йолаларын барлау, үз тарихларын саклау максатыннан шушы оешма барлыкка килгәнен әйтте. Эшчәнлеге олы мирасны саклап, культураны үстерүгә багышланган җирле шәһәр оешмасы алалар, оныклар үз асылларын, үз тарихларын белсеннәр өчен тырышабыз. Оешмабызны төзүгә, аның эшчәнлегенә зур өлеш керткән ветераннарыбызга рәхмәт белдерәм, диде Светлана Борисова.

Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татарстан дәүләт советы депутаты Иван Егоров та бар иде. 

— Арулармысез карендәшләр, бәйрәм кунаклары. Без бүген Казан керәшен оешмасының 35 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Казан оешмасының керәшен хәрәкәтендә тоткан урыны зур. Аңа нигез салып, эшне башлап җибәргән, инде арабыздан киткән карендәшләребез Георгий Родионов, Аркадий Фокин, Пётр Ефимов һәм башкаларны бер минутлык тынлык белән искә алып үтик, — дип әйткәч, Иван Михайлович тынып калды.

Аның сүзләренә ияреп, халык урыныннан торды. Залдагы тынлык үз керәшене өчен янып яшәгән һәм үткәннәрдә калган карендәшләрне күз алдына китерде. Бераздан Иван Егоров сүзен дәвам итте. — Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Керәшен мәдәниятен саклауда, үстерүдә залда утыручыларның да максатлары безнең белән бер булсын. Бердәм булып эшлик.

Чыгыш ясаганнан соң да әле Иван Михайловичны сәхнәдән тиз генә җибәрмәделәр. Ул «Айбагыр» ансамбле җыручыларына, алардан соң Казан оешмасының актив членнарына һәм ветераннарына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәмдә республиканың иң югары җитәкчеләреннән Татарстан дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты председателе урынбасары Ирина Терентьева катнашты. Ул үзенең һәм Татарстан дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзләрен җиткерде. 

— Татарстанда төрле халыкларның милли-мәдәни оешмаларын төзү уе барлыкка килгәч, иң беренчеләрдән булып керәшеннәр хуплап чыкты. Нәкъ менә шушы оешма, башка милләтләрнеке белән беррәттән, республиканың хәзерге Халыклар ассамблеясе төзелешенә нигез салды. Республикабызны зур мөмкинлекләр урыны, дигәнне еш ишетергә мөмкин. Минем уемча, уңыш нигезе — үткән буыннар үз хезмәтләре белән безгә калдырган ил байлыгында, шул буынның традицияләрен саклауда һәм Татарстандагы күп милләтле халыкның нәтиҗәле эшендә. Барлык милләтләрнең үзара килешеп, тату яшәве — олы байлык, ул бар халыкка яхшы, тыныч тормышта яшәү мөмкинлеге бирә. Әлбәттә, безнең киләчәк өметебез — үсеп килүче буын. Үз бәйрәмнәребезгә яшьләрне, балаларны да җәлеп итәбез икән, димәк, безнең киләчәгебез дә якты, — дип сөйләде үз чыгышында Ирина Васильевна.

Котлаулар, чыгышлар һәм җыр-бию арасында, бәйрәмне алып баручылар тамашачыны тарих белән дә таныштырды. Алып баручылар — Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оркестр артисты Елена Григорьева, сүз остасы Евгений Максимов иде. Зал тутырып утырган тамашачы, алар сөйләгәннәргә ияреп, Татарстанда, аның башкаласы Казанда керәшеннәрнең ничек итеп берләшүе, үз оешмаларын төзүләре, шул өч дистә ярым елда башкарган эшләрен күз алдына китереп утырды. 

Төрле югарылыктагы оешмаларның, ведомстволарның Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын тапшыру бәйрәмнең зур өлешен алып торды. Залда утыручы хөрмәтле кунаклар арасыннан, «Айбагыр» ансамбле җыручыларын әйткән дә юк инде, кат-кат сәхнәгә күтәрелеп, мактау кәгазьләре алды. Республика югарылыгындагы рәсми тантанадан бер дә ким булмады. 

Тамашачы керәшеннәрнең олы җырчысы, Россиянең — атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның җырын сокланып тыңлап, кат-кат алкышлады.

Татарстанның халык артисты Галина Казанцеваның керәшен җыруын башкаруын да ишетте. «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле исә бәйрәм сәхнәсенә кат-кат чыкты. Җитәкчеләре Галина Казанцеваның «Айбагыр» кызлары чыгышы өчен янып-көеп торганын һәр тамашчы күрде. Сәхнәгә чыгып тезелеп баскан түтиләр җыруны башлый алмыйчарак торганда, Галина Александровна җитез генә чыгып, аларга үз тавышларын тиешенчә көйләргә кат-кат ярдәм итте. Керәшен милли киемле бу түтиләр сәхнәләштергән Питрау бәйрәмен дә ошатып карады халык. Биегәннәренә дә сокланды. Ә инде «Айбагыр» сәхнәдә төрле тавышка җырлашканда, һич ялгансыз, Казанның икенче башына кадәр ишетелгәндер…


Нәфис сүз, юмор остасы, танылган артист Аграфена Васильева сәхнәгә чыккач, зал аеруча җанланып алды. Артист Гөрпинә үзе сөйләгән юморескасындагы рольгә кереп, 65 яшьлек җегетнең кияүгә чыгу тәкъдименә ризашыргамы-юкмы, дип сораганда, әле бер баштан, әле икенчесеннән, уйный-көлә, аңа киңәш тә бирделәр. Ахыр чиктә, үзенә яшьрәк кияү табарга булып, сәхнәдән чыгып китте.

Бәйрәмне яраткан җырчыларыбыз Зоя Борисова, Валерий Шрыков, Марина Карпова, Игорь Дмитриев, Александр Игнатьев, Татьяна Ефремова, танылган биюче Григорий Сергеев, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгышлары аеруча бизәде. 

Саннарда — тарих
* 1989 ел, 5 декабрь Казан керәшен оешмасы төзелә. Беренче җитәкчеcе — Григорий Родионов. 
* 1990-1919 елларда Казан керәшен оешмасына Аркадий Фокин, Геннадий Макаров, Николай Максимов, Николай Токранов, Петр Ефимов, Мария Семёнова җитәкчелек итте. Мария Михайловна иң озак — 19 ел дәвамында оешма җитәкчесе булды. 1919 елдан Казан керәшен оешмасын Светлана Борисова җитәкли.
1992 ел, 12 апрель. Республика керәшеннәренең төбәкара конференциясе.
1992ел, 13 апрель. Казан циркында — «Керәшен карендәшләр» фестивале. Татарстан, Чиләбе керәшеннәре катнашкан беренче зур фестиваль.
* 2001 ел. Идел буе Федераль округының социаль-культура проектлары конкурсында Кряшен. ру интернет-серверын оталар. Керәшен культурасына, халык тормышына багышланган татар, рус, инглиз телләрендәге материаллар Интернет аша бар дөньяга тарала.
* 2002 ел, 11 апрель. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең керәшен хәрәкәте лидерлары белән очрашуы. Нәтиҗәсе — хәлиткеч мәсьәләләрне дәүләт югарылыгында хәл итү мөмкинлеге бирә торган карар кабул ителү. Ул 16 мөһим пункттан тора. Очрашуда Алексей Шабалин, Мария Семёнова, Татьяна Дунаева, Пётр Абрамов, Пётр Минеев, Владимир Иванов, Геннадий Козлов була.
* 2007 ел. Татарстан халыкларының II съезды уңаеннан Халыклар дуслыгы йортында керәшеннәрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
* 2010 ел. Мария Семёнова «Мишә буйлары» фольклор ансамбле оештыра. 
* 2014 елдан «Мишә буйлары» ансамбле исемен "Айбагыр«га үзгәртә һәм ул Татарстанның халык артисты Галина Казанцева җитәкчелегендә иҗат итә башлый.
* 2015 ел, 24 апрель. Казанның Тихвин чиркәве территориясендә башкалада яшәүче керәшенәрнең тарихына һәм мәдәниятенә багышланган музей ачыла. 400 экспонатны үз эченә алган музейны оештыруда галим Аркадий Фокин башлап йөри, җитәкчесе — Вера Семёнова. 
* 2021 ел. Григорий Родионов исемендәге «Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-әхлакый кыйммәтләре» конференциясе уздырыла. Ул традицион конференциягә әйләнә.
* 2024 ел, 3 июнь. Казан керәшен оешмасы Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы составына керде.
* 2024 ел, октябрь. Казан шәһәре башкарма комитеты аппараты белән Казан шәһәре керәшен ошемасы арасында архив эше һәм эш оештыру буенча үзара хезмәттәшлек турында шартнамә төзелде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев