Түбән Кама музеендагы «Мәңгелек ут» карендәшләрне җыйды
Түбән Кама шәһәре музеенда керәшен геройларына багышланган «Мәңгелек ут» кичәсе булды.
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте белән шәһәр музее арасындагы хезмәттәшлек кысаларында оештырылган очрашуда муниципаль район башкарма комитеты вәкилләре, сугыш чоры балалары, волонтерлар, мәктәп укучылары һәм башкалар катнашты.
Ватан сакчысы елы һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан уздырылган бу кичә сугыш чоры баласы, Түбән Камада яшәүче керәшен шагыйре Никифор Тукмачевның шигырь юллары белән башланып китте:
Әтиемне төштә күрдем,
Өнемдә күргәнем юк.
Ул сугышка киткән чакта
Калганмын карында ук.
Нинди бәхет әти белән
Төшләрдә күрешү дә.
Әтием дә мине, бәлки,
Бер күргәндер төшендә.
2025 ел, батырларны данлау, яшь буында патриотлык хисе тәрбияләү ягыннан да, илебез өчен әһәмиятле. Бүген бу залга без керәшеннәрнең герой улларын һәм кызларын искә алырга, аларның батырлыгы турында сөйләшергә җыелдык. Халык үзенең батырларын белергә, зурларга, алар хакындагы истәлекләрне киләчәк буыннарга әманәт итеп тапшырырга тиеш...
Кичәне алып баручы Ольга Афонова һәм Земфира Вәлиуллинаның һәр сүзен дулкынлану катыш тыңлап утырды залдагылар.
Җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова керәшеннәрнең батыр уллары һәм кызлары турында сөйләде. Аерым алганда, ул Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән Алексей Антонов, Петр Гаврилов, Ольга Санфирова һәм башка керәшен геройларының тормышы белән таныштырды.
Күбесе үз гомере бәрабәренә илгә җиңү язы китергән азатлык солдатлары беркайчан да онытылмаска тиеш. Исән фронтовикларның да инде бик сирәге генә Җиңүнең 80 еллыгын каршылый. Әмма алар барысы да — яу кырында ятып калганнары да, исән-сау кайтканнары да үз уллары һәм кызлары өчен чын геройлар. Сугыш чоры балаларыннан «Мәңгелек ут» кичәсендә Климентий Кузьмин, Анастасия Усачева һәм Никифор Тукмачев катнашты.
Бу ел азагында туксанын тутырачак Анастасия түти сүзләренә Азат Нәҗимев көй язган «Мәңгелек ут» җыруын да ишетте залда утыручылар. Сугыш чоры балаларының үз хатирә-истәлекләрен, шигырьләрен дә тыңладылар. Бу очрашу истәлеге итеп, аларга бүләкләр дә тапшырылды. Анысын үзе дә шушы залда утыручы җирле керәшен оешмасы председателе, «Мәңгелек ут» кичәсен оештыру инициаторы булган Тамара Баһаветдинова әзерләткән иде.
Кичәнең иң тетрәндергеч минутлары «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җыручысы, волонтёр Галина Еремееваның чыгышы булгандыр. Ул, госпитальдәге яралыларга ярдәм күрсәтү өчен үзенең Украинадагы махсус хәрби операция зонасына барып йөрүен әйтте. Яралары авыр булса да сугышчы рухын җуймаган батыр егетләр турында сөйләгәндә карендәшебез Галина үзе дә, дулкынлануын, кичерешләрен яшерә алмады.
«Мәңгелек ут» кичәсе олылар өчен тагын бер мәртәбә үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиләрен, дәдәйләрен, бабайларын искә төшерү булгандыр. Ә мәктәп укучылары керәшеннәрдән чыккан геройлар турында ишетеп, кеше өчен Ватаны үз гомереннән дә кадерлерәк икәнен аңлаганнардыр…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Бик зур рэхмэтебезне белдерэбез Туганайлар газетасына.
0
0