Студентларны кар көрәргә җәлеп итә алалар
Хәбәрләр

Студентларны кар көрәргә җәлеп итә алалар

Әгәр идарәче компанияләрнең тәкъдиме булса, Республиканың студентлар отрядлары урамнарны кардан чистартырга әзер.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

— Кар күп яву сәбәпле, студентларны җыештыру эшләренә җәлеп итү өчен мөмкинлек бар. Әгәр дә идарәче компанияләр мондый хезмәттәшлеккә әзер булса, министрлык эшне оештыруда ярдәм күрсәтергә риза, — диде Азат Кадыйров.

Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Василий Ислаев яшьләрнең мондый эшчәнлеккә әзер булуын әйтте. Бүген кайбер урыннарда студентлар кар белән көрәшергә ярдәм итә икән инде.

Ватаным Татарстан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев