Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә футбол турниры уздырылды

Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылындагы Яшьләр үзәгендә 2011-2013 елда туган үсмерләр арасында мини-футбол турниры булды.

Футбол турниры шушы мәктәптә белем алган, Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган бертуган Альфред һәм Альберт Ярулиннар истәлегенә оештырылды.

Турнирда катнашкан дүрт команда уенчылары да спортчы ныклыгы, спортчы җитезлеге күрсәттеләр. Ә шулай да һәр ярыштагы шикелле, бу турнирда да җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны — «Виктория», икенче урынны — «Ленино», ә өченче урынны «Пестрецы» командалары яулады.

«Иң яхшы вратарь» исеменә Радэль Ибраһимов лаек булды. «Иң яхшы бомбардир» булып Даниил Илюхин танылды. 

«Ленино» командасы капитаны, керәшен кызы Арина Саркеева үзе генә дә каршы як капкага биш-алты мәртәбә туп керткәндер. Арина — уенчылар арасында бердәнбер кыз. Аның уңышлары белән, әтисе Сергей Саркеев та хаклы рәвештә горурлана. 

— Турнир яхшы үтте. Анда катнашкан барлык кешегә — уенчыларга да, бертуган Яруллиннарның якыннарына, классташларына да зур рәхмәт. Ярышны оештыруда Роза Шәмсетдинова (Толстова), Сергей Саркеев һәм, шулай ук, СВОда һәлак булган егетләрнең классташлары күп көч куйды, — дип сөйләде үзе дә турнирны оештыручыларның берсе булган Алексей Чукуров.

Сүз уңаеннан, Алексей Иванович 93нче лицейда әле Альфред укыган төркем җитәкчесе дә булган. Альфред та, Альберт та Алексей Чукуров җитәкчелегендәге спорт секциясендә шөгыльләнгәннәр. Икесе дә футбол буенча район чемпионнары булган егетләр. Спортның көрәш, футбол, волейбол кебек күп кенә төрләре белән шөгыльләнеп уңышлар яулаганнар…

Мәктәпләрдә һәм, гомумән, уку йортларында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлары истәлегенә мондый спорт ярышлары уздыруның тәрбия ягыннан әһәмияте зур. Ул үсеп килүче буында яшьтән үк патриотлык, үз туган җирен, үз илен ярату хисләре тәрбияли. Яшьләр күңелендә Ватаныбызга, аның тарихи үткәненә хөрмәт уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев