Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Мамадыштан Зоя Архипова: хәтеремдә - гомеремнең якты көннәре

Мамадыш шәһәрендәге 85 яшьлек түти “Берлинга кереп, бер самавыр чәй эчкәч кайтырбыз” дип киткән тәтәен, үзенең керәшен күлмәген кигезеп соңгы юлга озаткан нәнәен сагынып яши.

Сугыш ятим иткән

– Әтиләре сугыштан кайтканнар бәхетле булды. Ә мин үземнең тәтәйне карточкадан гына күреп беләм. “Берлинга кереп, бер самавыр чәй эчкәч кайтырбыз” дип язган хаты соңгысы була. 1945 елның 14 мартында өйгә аның үлеме турындагы хәбәр килде, – дип сүзне үзенең иң кадерле кешеләре турында искә төшерүдән башлады Зоя түти Архипова.

Аның әтисе, Шәдче Башы керәшене Николай Шүләнгер мәктәбендә укыткан җиреннән1941 елны сугышка китә. Шул мәктәптә ипи пешерүче хатыны Марҗый-Минкәш бер яше тулган кызы Зоя белән Шәдче Башына кайта. Язмышның аяусызлыгы инде, Зояның үз нәнәе Марҗый да өч яшендә әтисез калган була.

Марҗыйдан – Минкәшкә

– Дүсмәткә кайткач, Мариянең күзе бозыла. Баланың күзе бозылганын күреп, кемдер: “Әллә тәре әйберенә төреп җибәргәннәр идеме”, – дип сорый. Әнисе Анный аны кире Әҗмәккә, биемнәренә илтеп бирә. Ә Мариянең исемен Минкәшкә үзгәртәләр. Шуннан күзе рәтләнә, – дип үз нәнәе туырнда кеше ышанмаслык хәлне сөйләде Зоя түти.

Урланган кыз язмышы

– Шәдче Башында, җырак әби белән җырак бабай янында үстем. Нәнәй сугыш вакытында урман кисүдә, семена ташуда йөрде, эштән кайтып кермәде. Җырак бабай мине яратты, берәрсе кыерсытса, шунда ук якларга чыгып җитте, – дип ерак балачагы белән таныштырды Зоя түти. – Авылда 4т класс укыдым да, Шәдчегә йөреп 8 класс тәмамладым. Өй җиткерәсе булгач, укудан туктадым. Фермага сарык карарга куйдылар.

Берсендә аны туганнан туган тутасы Анна үзләренә чәй эчәргә кереп ала. Донбасстан ялга кайткан Ташлыяр егете Николай да шунда утыра. Ул арада ишек ачыла һәм дөбердәшеп егетләр килеп керә. Кызны күтәреп алып чыгып та китәләр. Унсигезе тулмаган Зоя, килен булып, бием-биатай йортында бер-ике ай торгач, Артёмга барып урнашалар. Владивостоктан 40 чакрым ераклыктагы бу шәһәрдә Николай шахтада эшли. 1960 елда туган уллары Валентинга бер яшь тулгач, Ташлыярга биемнәренә кайталар. Бераздан Николай тагын шахтага чыгып китә, ә хатыны Шәдче Башына, фермага эшкә менә. Зояның нәнәе белән җырак әбисе оныкларын – Валентинны һәм аннан ике яшь кече Любаны карашалар. 1964 елны Николай Архипов шахтадан гелгә кайтып, гаиләсен Мамадышка алып килә. Бәләкәй генә өй алып, 1972-1976 елда йорт җиткереп керәләр.

85тә дә эшсез тормый

– Параличланып, бабай 3 ел урын өстендә ятты. Яшисе дә яшисе иде дә, 8 ел була. Үземнән 7 яшькә зуррак иде. Нәнәем 97 яшендә, Николайдан бер ел алдан үлде, – дип, әңгәмәдәшем бераз сүзсез торды да, гел башка нәрсәләр турында сөйләп китте. – Әле кенәген түбәдән кар төшердем. Шуны бүген иртән бакчага чыгардым. Элек, 4-5 дуңгыз асрадык, хәзер тавыклар гына тотам. Бодай, фураж кайтарттым.

Гомере эштә үткән Зоя Архипованың 85 яшенә җиткәндә дә хуҗалыгындагы кирәк-яракны үзе караштыруына гаҗәпләнә торган түгел. Мамадышка килгәч, пекарняда, “Спартак” филиалында эшләгән. Мамадыш спирт заводыннан пенсиягә чыкккан.

Бәхетенә балалары бар

– Газ да, ут та, су да бар. Туалетым һәм мунчам – өемдә. Иркутскида инженер булып эшләүче улым Валентин да хатыны белән киләсе елга Казанга кайтып төпләнергә җыена. Киленем, янәшә күршебез Анный ашханәдә җитәкче булып эшләде. Уллары Володя Лаеш ягындагы Сокурага кайтып төпләнде. Үзем яшәгән йортны Валентинга яздырттым. Кызым Любага нәнәйнең Мамадыштагы квартиры калды. Кызым көн дә килеп йөри. Аның ире Гриша да үзебезнең авылныкы иде, узган ел үлде. Ике кызлары бар, алты онык карый, – дип үзенең бәхете, шатлыгы булган балалары, оныклары тормышы белән дә таныштырды Зоя Николаевна.

Керәшен күлмәге

Зоя түти үзенең яшь чагындагы керәшен күлмәкләрен хәзергәчә саклаган. Бары берсен генә нәнәенә кигезеп җибәргән. Аеруча яратып кигән күлмәгенең итәкләре – кызыл сатиннан,  ә толыбы (өске гәүдә өлеше) – киндердән. Алъяпкычын да үзе бизәкләп чиккән.

– Дүрт ел үзебезнең өй белән нәнәй квартиры арасында йөреп тордым. Чиркәү нәнәйгә якын иде, гел кердем. Бу елларны олыгаеп киттем, анда йөри алмыйм. Ә күлмәккә килгәндә, элек мин керәшен күлмәген яратып кидем. Хәзер дә кулыма алып, уенга, утырмага йөргән яшь чакларны уйлап алам, – дип җиткән кыз булып, кичке уеннарга, бәйрәмнәргә йөргән чакларын хәтерендә яңартты түтием.

Тәре алу бәйрәме

– Үзебезнең бәйрәмнәр күптән югалды. Тәре алу бәйрәме бар иде. Без үскәндә Тройсыннан соң бер атна узгач була иде ул. 1964 елдан соң бетте. Тәре алу белән котла иптәшләреңне дип, Любага әйтеп карыйм. “Мама, аны берсе дә белми”, – ди кызым.

Җырак әби сөйләвенчә, Шәдче Башының үз престол бәйрәме булмаган. Шуңа күрә, каяндыр тәре алып кайткач, ике авылга – Ташлыяр белән Шәдче Башына бер итеп, тәре алу бәйрәме уздырыла башлаган. Тәре алу бәйрәме көнне Сабантуй була иде элек. Беренче көнне яулык җыялар, икенче көнне – Сабантуй, ә өченче көнне калган әйбер белән уен уза.

Үз бәйрәмнәребездән Олы көн ашын да буш калдырмыйм. Кулич тә, күкәйдән вак бөккән дә пешерәм. Суган кабыгына күкәй буяп куям. Шәһәр җирендә өйгә кереп йөрүче балалар юк. Кесәмә дә тыгып алып чыгам, күршедәге балаларга да эндәшәм. Кермәсәләр, үзем кертеп-кертеп бирәм – русларга да, татарга да, үз керәшенемә дә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев