Колбагышлылар СВОдагы якташларны онытмыйлар
24 мартта Теләче районының Колбагыш авылы уңганнары махсус хәрби операциядәге якташларына чираттагы ярдәмнең тагын бер партиясен район үзәгенә илтеп тапшырды.
Колбагыш авылы китапханәчесе Светлана Демидова хәбәр иткәнчә, алар бу юлы 102 күкәйгә камыр басып токмач кискәннәр, 80 батоннан сохари киптергәннәр. Хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүдә Анна Нарочнина, Валентина Воробьева, Мария Степанова, Юлия Фёдорова, Мария Яковлева актив катнашкан. Анна түти Нарочнинаның үзенең дә улы инде өченче елын СВОда. Һәр ай саен балалары белән бергәләп, улына бишәр-алтышар посылка салалар. Шулай булса да, ул да башкалардан калышмыйча, егетләргә җибәрү өчен токмач кисәргә йөри.
Колбагышлылар гуманитар ярдәмне әле берсенең, әле икенчесенең өенә җыелып, «егетләргә ярдәм булсын, җибәргән ризык барып җитеп, тәмләп ашасыннар, тизрәк сугыш бетеп, өйләренә кайтсыннар иде» дип, тели-тели әзерлиләр. Кеше күрсен, мактасыннар өчен йөрмиләр, ә махсус хәрби операциядәге егетләр авыр сугыш шартларында туган яктан килгән ризыкны ашап, көч җыйсыннар, туган яктагылар ярдәменнән ныклык алсыннар, дип тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев