Колбагышка килүчеләрне авыл башында чачауник каршы ала, күпердән чыккач та чачауник озатып кала
Теләче ягындагы Колбагыш халкы махсус хәрби операциядәге якташларга да ярдәм итә. Барлык авыллардагы шикелле үк, заманадан калышмаска тырышалар. Хуҗалыкларында мал-туар асрыйлар, йорт-җирләрен генә түгел, авылны да кунак өедәй тәртиптә тоталар.
Халык бердәм
Халык үзара Колбагыш дип йөртә торган Иске Карабаян авылы Олы Нырсы җирлегенә карый. Бер баруыбызда авыл эченнән биек итеп күтәртелгән олы юл үткәнен күреп гаҗәпләнгән идек. Колбагышта, шул олы юл үтә торган урамда ике урында — ФАП янында һәм авылдан чыгып су башнясы ягына барышлый, уң кулда чачауник тора. Яннарындагы эзләргә караганда, икесе янында да туктала халык. Әллә көн үзәге булгангамы, әллә бу җылы кышның барлы-юклы карын себерттереп, әче җил уйнагангамы, урамда бер кеше дә шәйләнмәде. Авылда, башлыча, олы яшьтәгеләр торгач, кемгәдер йомышлары төшмәсә, бик чыгып та йөрмиләрдер.
Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, Колбагышта хәзер, «дачник»ларны да кушып санаганда, җитмешләп кеше яши. Башлыча, өлкән яшьтәгеләр. Без тукталган өйдәге Валентина түти дә исәпләп-исәпләп утырды да, авылдагы яшьрәк гаиләләрдән Демидовлар белән Митрофановларны гына атый алды.
— Безнең җирлектәге авыллардан Колбагыш, Иске Карабаян, Тәмтедә керәшеннәр гомер итә. Колбагышта хәзер 49га якын кеше пропискада тора. «Дачник»лар да үзара салым тапшыра, уртак эшкә дә катнашалар. Керәшен авылларында халык бердәм, үзара салым тиз җыела. Быел да, үткән елдагы кебек үк, Колбагышта — 1 мең, ә Тәмтедә 2 мең сумнан җыйдык. Сүзне үзара салым акчасыннан башлавым юкка гына түгел, чөнки авыллардагы эш халыктан җыелган акча исәбенә башкарыла. Урам юлларын ел да караштырып торабыз. Шулай ук, урам утларын, электр җайланмаларын да. Кышын кар күмгән урам юлларын ачарга кирәк, — дип авылдагы эшләр белән таныштыра башлады җирлек башлыгы Рамил Гыйниятов. — быел Колбагышта елга аша чыгарга басма салырга уйлыйбыз. Җәяүлеләр чыгып йөри торган ул басманың озынлыгын — 12 метр, киңлеген 1,2 метр иткәндә чыгымы шактый була. Элек, колхоз-совхоз чагында, анда балчыктан бөя бөягәннәр. Хәзер андый мөмкинлек юк. Мишәнең бу ягында әле җирне кузгатырга да ярамый.
— Урамны бүлеп тора ул. Емельяннар йорты кырындарак. Элек Поши бөясе дип йөртәләр иде аны, — дип сүзгә кушылды җирлек башлыгының классташы, шушы авыл егете Валерий Киселёв.
Колбагышта һәйкәл салырга да ниятлиләр. Ул фельдшер-акушерлык пункты янында чыршылар үсеп утырган тирәдәрәк урнашачак. Андагы гранитка сугышта катнашкан алтмыштан артык авылдашларының исем-фамилияләре уелыр. Җиңүнең бу юбилеенда булмаса да, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 85 еллыгында, 9 майда колбагышлылар үз авылларындагы һәйкәл янына җыелыр.
Җирлек башлыгын очратудан файдаланып, тагын бер мәсьәләне кузгаттым. Ул — авыл китапханәсенең җылытылмавы.
— Колхоз-совхоз чорыннан калганлыктан, моңа кадәр хуҗасыз булып исәпләнде ул бина. Без аның җирен рәсмиләштердек. Бинасына паспортлар эшләтеп рәсмиләштерү буенча эш алып барабыз. Район җитәкчелеге белән дә сөйләшенде. Хуҗасыз бина итеп исәпкә алынгач, бер ел шулай торырга тиеш. Аннан я авыл җирлеге башкарма комитеты яки район үзәк дәваханәсе (ул бинада ФАПта бар) карамагына алып, алдагы елларда ремонт башларга планлаштырабыз, — дип сөйләде җирлек башлыгы Рамил Гыйниятов.
Газовик Пётр гаиләсе
Пётр Демидов җирлектәге биш авылда газовик булып эшли. Хатыны Светлана — китапханәче дә, фельдшер ярдәмчесе дә. Икесенең дә көннәре эштә йөреп үтә. Авыл җирендә яшәгәч, терлек асрамый да булмый. Демидовлар да сыер, бозау, дуңгыз һәм кош-корт тоталар. Пётрның әнисе Мария Михайловна белән бергә яшәгәч, икесе дә тыныч күңел белән йөриләр. Мария түти өйгә дә, мәктәптән кайтучы оныкларына да күз-колак булып тора. 86 яшен тутырса да, бәйләмен кулыннан төшерми.
— Эшсез тормый. Иман китаплары да укып утыра. «Туганайлар» газетасында үз танышлары турында язылса, «библиотекаңда бар, монда торсын», дип тизрәк җыеп куя, — дип каенанасын мактап торды 2012 елда шушы йортка килен булып төшкән Светлана.
Ул үзе — Субаш авылыннан. Олы кызлары Лилиана Макарова Казанда яши, читтән торып юридик белем ала, шәхси балалар бакчасында эшли. Лилиана — «Кряшен чибяре-2023» конкурсының «Онлайн-керәшен чибяре» номинациясендә җиңүче. Уртанчы кызлары Юлия Олы Нырсы мәктәбенең 5нче классында «5»легә генә укый. 2024 елда «Теләче йолдызлыгы» конкурсында Гран-при откан, ә республикакүләм «Туым жондозы»нда беренче урын алган. Җырчы кыз шахмат белән дә мавыга. Үзеннән бер класс түбән укучы энесе Семён белән шахмат уйнарга яраталар. Семён күбрәк спорт белән шөгыльләнә. Чаңгыны үз итә…
Светлана, махсус курс үтеп, узган елның октябреннән фельдшер ярдәмчесе булып эшли. Анда җыештыру, кар көрәү кебек эштән тыш, районнан бирелгән исемлек буенча, өлкәннәр, инвалидлар һәм бердәнбер тыл ветераны Сергей дәдәй Макаровка янына да бара.
Китапханәдә дә эше җитәрлек. Үзе җитәкли торган «Оста куллар» түгәрәге түтиләре белән СВОдагыларга ярдәм дә әзерлиләр. Китапханә салкын булгач, әле берсенең, әле икенчесенең өендә җыелалар. Соңгысында Юлия Фёдорова йортында чәкчәк ясаганнар. Аны яртышар килолы 60 тартмага тутырганнар. Бәйләм әйберләр һәм үзләре җыйган 14 мең сумга якын акча белән райондагы пунктка илткәннәр.
Гуманитар ярдәм илтеп йөрүче егетләр тәмле күчтәнәчләрне егетләргә тапшырып кайткан.
— Пенсиягә чыккач авылга кайтып, төп нигезләрен яңарткан ике актив түтием бар: Мария Яковлева һәм Мария Степанова. Алар әйткән һәр сүземне күтәреп алып, шунда ук ярдәмгә киләләр, — дип авылдашларын телгә алды ул.
Светлана Демидова җитәкчелегендәге «Беләзек» ансамбле шушы көннәрдә Олы Нырсыдагы «Алар даны мәңгелек» фестивалендә катнашкан. Районкүләм фестивальнең үз җирлекләрендә үткщрелгәнендә «Беләзек»тәгеләр тылдагы тормышны сәхнәләштергән. Алар чыгышын тамашачы ошатып калган. Гаиләләре белән районда оештырылган ярышка да барганнар Демидовлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев