Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Казанның Тукай музеенда Г.Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашу булды

2025 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар арасында карендәшебез, җырчы шагыйрь Георгий Ибушев та бар.

40 ел — халыкка хезмәттә

28 апрельдә уздырылган очрашуда Тукай премиясенә дәгъва итүче 10 кандидатның берничәсе генә килә алмаган иде. Очрашу республика мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов чыгышы белән башланып китте.

«Тукай премиясенә кандидатларны дәүләт комиссиясе сайлап куя. Аларны Тукай музеенда халыкка тәкъдим итү юкка гына түгел, җәмәгатьчелек аларның иҗаты турында фикер алыша. Премиягә дәгъва кылучылар иҗаты белән матбугат чаралары аша таныштырганнары өчен, «Татмедиа»га рәхмәт. Һәр номинант — югары сәнгатьтә хезмәт куйган зур дәрәҗәле шәхес. Тукай исемендәге премия гомум эшчәнлек түгел, ә конкрет эш, иҗат өчен бирелә», — дип әйтеп үтте.

Аның чыгышыннан соң, сүз кандидатларның үзләренә бирелде.

Билгеле булганча, 2025 елда Тукай премиясен алуга 10 шәхес кандидат булып теркәлде.

Алар арасында карендәшебез, Россиянең — атказанган, Татартстаның халык артисты Георгий Ибушев та бар. Георгий Мифодиевич Тукай премиясенә татар классик композиторларының әсәрләрен саклауга, татар һәм керәшен музыкаль фольклоры үсешенә керткән лаеклы өлеше; шулай ук, «Тукай моңы» әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; өч китабы («Рәхмәт сиңа», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы») өчен тәкъдим ителде.

Тукай музеендагы очрашуда Георгий Ибушев:

«Тукай исемендәге дәүләт премиясенә мин лаекмы-юкмы — ул хакта уйлаганым да булмады. Мин бары тик кырык ел бөтен күңелем, җаным белән, халкыбыз рухын баету өчен хезмәт итәм. Мин беркайчан да сәхнәгә чыгып, сикереп, фонограммага авыз ачып кына йөрмәдем, үз тавышым белән җырладым. Бөтен татар композиторларының миндә җыр һәм романслары, арияләре бар. Инде олыгайдым, ләкин җырларны, романсларны, җыйнак арияләрне бөтен тулылыгы белән рәхәтләнеп җырлый алам. Шул ук вакытта, чит ил композиторларының җыр һәм романсларын, татар халык җырларын, шулай ук, керәшеннәрнең бик күп җырларын, язмаларым аша, халыкка җиткерә алдым, дип уйлыйм. Тукай премиясен алсам да алмасам да — мин Ибушев инде һәм моңа кадәр халыкка үз иҗатым белән ничек хезмәт иткәнмен, алга таба да шулай хезмәт итәчәкмен», — дип сөйләде. 

Поэзиягә тукталып, шигырьләрнең күңелендә ничек һәм кайчан тууы турында да сөйләде Георгий. Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган авыл»ны да җырлады. Тукай музеендагы очрашуда катнашучыларның Ибушевны көчле алкышлавы халыкның аңа хөрмәте билгесе буларак кабул ителде. Очрашуда Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтова, танылган артист Аграфена Васильева һәм Ибушевның авылдашлары да бар иде.

Соңыннан Ольга Гыйльметдинова-Чемкина Георгий Мифодиевичка чәчәк бәйләме бүләк итеп, туган авыллары Владимир халкының, барлык карендәшләрнең теләген җиткерде:

«Авылдашыбыз Георгий Ибушев белән чиксез горурланабыз. Күпкырлы талант иясе — җыр сәнгатен үстерүдә дә, поэзиядә дә хезмәте зур. Күпме авылдашны, күпме кешене ул сәнгатькә, иҗатка тартты. Гомер буе халыкка хезмәт итүче Георгий Мифодиевич — Тукай премиясенә иң лаеклы кандидат». 

Иҗатлары белән таныштырдылар

Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар арасыннан Рафис Корбанов — балалар өчен шигырьләр җыентыгы өчен; Мансур Гыйләҗев — «Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы өчен; Рәниф Шәрипов — «Җомга» һәм «Бөртек бөртек яктылык» китаплары өчен; Юрий Гвоздь — «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен; Рөстәм Шәмсутов — «Балчык китап» («Глиняная книга») керамик һәм рәсем сәнгате хезмәтләре сериясе өчен; Рифхат Якупов — Татарстанның фотосәнгатен үстерүдәге, халкыбызның мәдәни мирасын саклаудагы хезмәте һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен, Чулпан Закирова — «Беренче мәхәббәт», «Гарәп биюе», «Сабантуй», «Казан сөлгесе», «Чирмешән кичләре» хореографик композицияләре, «Зәңгәр шәл», «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектакльләре өчен тәкъдим ителгәннәр. Әле тагын ике иҗат төркеме дә бар. Алар — «Казанга Тукай кайткан» спектакле иҗат төркеме (Резеда Зәйниева, Айдар Җәббаров, Эмиль Талипов); «Иакинф» балеты иҗат төркеме (Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин).

Алар арасыннан Тукай музеендагы очрашуда шагыйрь Рафис Корбан, драматург Мансур Гыйләҗев, хореограф Чулпан Закирова, рәссам Рөстәм Шәмсутов, кинорежиссёр Юрий Гвоздь, фотограф Рифкать Якупов, драматург Резеда Зәйниева, актер Эмиль Талипов чыгыш ясады. Очрашуда катнашучылар кандидатлар арасыннан Рәниф Шәриповның «Тик догада булыгыз!» шигыренең аудио язмасын тыңладылар; кинорежиссёр Юрий Гвоздьнең фильмнарыннан өзекләр карап үттеләр. 

Билгеле булганча, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенең кемнәргә бирелүе, традиция буенча, 26 апрель көнне Тукай һәйкәле (М.Җәлил опера һәм балет театры янәшәсендә) янындагы Шигырь бәйрәмендә игълан ителә. Сүз уңаеннан, Тукай исемендәге дәүләт премиясенә 1984 елны күренекле карендәшебез Григорий Родионов (әдәби псевдонимы — Гәрәй Рәхим) лаек булган иде. Ул чордан соң 41 ел вакыт узды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев