Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Фән һәм сәнгать — аерылмас юлдашы»: Михаил Сергеев хезмәт эшчәнлеген фәнни эшкә багышлаган

Михаил Павлович 53 еллык хезмәт эшчәнлегенең 39 елын фәнни эшкә багышлаган. 37 яшендә — кандидатлык, 51 яшендә докторлык диссертациясе яклаган.

Проблемаларны фәнни ачышка нигезләнеп хәл итүгә кагылышлы хезмәтләре халыкара 29 һәм Россиякүләм 38 конференциядә, шулай ук, илебездәге һәм Татарстандагы 65тән артык семинарда, «түгрәк өстәл»дә карап тикшерелгән. 

Бар нәрсә акчага, икътисадка бәйле чорда яшибез. Алай дисәң, җәмгыятьнең хезмәт-акча мөнәсәбәтеннән азат чагы беркайчан да булмаган. Дөнья базарындагы тотрыксызлык, Американың икътисадый байлыкка нигезләнмәгән долларлы өстенлеге, финансы какшый башлауга әле бер илдә, әле икенчесендә сугыш уты кабызырга маташуы. Хәзерге вакытта күп кенә илләрнең үзара сугыш-каршылыклар хәлендә булуы — болар дөньяда барысына да хуҗа булырга омтылган шул көчле илнең үз финанс хәлен башкалар исәбенә тотрыкландырырга омтылышы. 

Икътисад фәннәре докторы, профессор Михаил Сергеев янына барышлый, башымда әнә шундый уйлар бөтерелде. Казан читендәге яшел урманны хәтерләткән һәм саф һавалы урам буйлап атлаганда академик кадәр академик белән ничек уртак тел табармын дип уйладым. Әмма борчылуым юкка булган. Әңгәмә барышында Михаил Павлович үзенең балачагын, Польшада хәрби хезмәт үткән елларын искә төшерде. 1970 елны гвардия өлкән сержанты Михаил Сергеев СССР Югары советы президиумының «Хәрби казанышлар өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале белән бүләкләнә. СССР оборона министрлыгының Мактау грамотасы да тапшырыла. Армиядән ул Алексеевский районындагы туган авылы Кр. Баранга җиңел атлетика буенча — I, бокс буенча II разрядлы спортчы булып кайта. Җир эшен белгән, 9 класс тәмамлагач та комбайнчы ярдәмче, аннан бухгалтер булган Михаил «Бутлеровский» совхозында эшли. Белемгә омтылышы аны институтка китерә.

Студент чакларын сөйләгәндә, кулына баян, курай алды. Хезмәтендә зур дәрәҗәләргә ирешкән академикның армиядә хезмәт иткәнен күз алдына китерә алсам да, үзешчән сәнгатьтәге уңышлары шаккатырды. Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укыганда ул сәләтле студентларны җыеп, уен кораллары ансамбле оештыра. Ансамбльгә 1985 елны халык үзешчән сәнгать коллективы исеме бирелеп, Мактау грамотасы тапшырыла. СССР композиторлар союзының дипломына да лаек булалар. 1987 елны Михаилга Бөтенсоюз II халык иҗаты фестиваленең лауреат медале бирелә. IV курста укыганда институтның профсоюз оешмасы председателе итеп сайлана. Бу исә стипендия янына ай саен 60 сум өстәмә акча, дигән сүз. Иптәшләре белән айга бер мәртәбә йөк вагоны бушатырга барып та 45 сум эшләп кайта. Балтач кызы Сания белән гаилә корган студентка тормыш алып барыр өчен, әлбәттә, акча артык булмый…

Сания дигәннән, кайбер сәбәпләргә бәйле рәвештә, карендәшебезгә докторлык диссертациясен Новосибирскида якларга туры килә. Кандидатка, гадәттә, 17дән дә артык сорау бирмиләр. Чит төбәктән килгән Сергеевка сорау арты сорау яудыралар. 25нче сорауны биргәндә хатыны Сания «монда да якларга ирек бирмиләр, ахры» дип борчылудан, аңын җуеп егыла. Диссертация советындагыларның шулай ныклап кызыксынуына исә Казаннан килгән керәшен егетенең икътисад тармагына кагылышлы һәм фәндә яңалык булган хезмәте сәбәп була. 

Бу урында 1993 елда ук Михаил Павловичның авыл хуҗалыгын реформалаштыруның теоретик һәм практик эшләнмәләрен әзерләүдә турыдан-туры катнашканын да әйтик. Аларны гамәлдә кулланудан икътисадый нәтиҗәлелек 2000 елдагы бәяләр белән 998 миллион сум тәшкил иткән. Ни кызганыч, XXI гасырда бар дөньяда элекке финанс законнары эшләүдән, икътисад исә промышленностька бәйле булудан туктый. Бу кризиска китерми калмый.

— Кризислар белән планлы рәвештә идарә итәргә кирәк. Халык хуҗалыгының барлык тармакларында да тулысынча индустриализациягә күчү юлы белән, чираттагы дөньякүләм кризисның илебезгә тәэсир итүенә юл куймас өчен шанс бар. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә җитәрлек: табигый ресурслар, югары квалификациягә ия эшчеләр, куәтле энергетика, югары нәтиҗәле фән. Шулар белән беррәттән, чит илләрнең консультантлары, киңәшчеләре — барысы да Россиянең финанс, табигый ресурсларыннан, идарә объектларыннан читләштерелергә тиеш, — дип исәпли профессор Сергеев.

Гомере фәнгә багышланса да, Михаил Павлович туган ягын урап килергә дә җай таба. Алар гаиләсенең күптәнге бер традициясе — елның-елында Тройсынга Кр. Баранга кайту. Аның туган авылына багышлап язган шигырьләреннән берсе көйгә дә салынган:

Шатланып туя алмыйсың,
Кайтсаң Биләр ягына.
Керсәң, чыгалмассың мәңге
Кр. Баран авылына.

Шигырьләр язып кына калмый ул, туган авылы тарихын өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Карендәшебезнең тарихи чыганакларга нигезләнелгән юрамасы буенча, Биләр ханлыгында дин кабул ителү ирекле булганлыктан, бер төркем халык православиене кабул итеп, тора-бара керәшенгә әйләнә. 1200 еллардагы каршылыклар аркасында алар авыл урынын алмаштыралар — урман арасындагы чишмә янына урнашалар. Ул Иске авыл (Кара Богоз) дип атала. Кара богоз дип сарык бәрәнен әйткәннәр. Халык саны арта башлагач, авыл урман эченә, елгадагы утрауга күченә. 1917 елгы революциядән соң авыл исемен Красный Баран дип үзгәртәләр…

76 яшьтә дә фәнни хезмәттән аерылмаучы Михаил Павлович хәзерге вакытта «Авылның кеше потенциалы» монографиясен тәмамлап килә. Аны язуга галимнең 20 елдан артык вакыты киткән. Дөнья икътисадындагы үзгәрешләр ил хуҗалыгында төп урын алып торган авыл хуҗалыгы тармагына, җир кешесе хезмәтенә яңача карарга этәрми калмас. Ил икътисадын алга җибәрүдә, әлбәттә, академик Сергеев шикелле галимнәрнең фәнни хезмәтләренә дә таянылыр. 

Эшчәнлеге, казанышлары

1972 ел. Татарстан студентлар отряды командиры. 
1977-2000 ел. Казан авыл хуҗалыгы институты кече фәнни хезмәткәре, ассистент, өлкән укытучы, производствоны оештыру кафедрасы мөдире. 
1985 ел. «Хезмәт ветераны» медале.
1986 ел. «Индустриаль типтагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт коллективларын оештыруны һәм алар белән идарә итүне камилләштерү юллары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклау.
1993 ел. Фәнни эш өчен Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгенең алтын медале. 
1993 ел. «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме. 
2000 ел. «Авыл хуҗалыгы җитештерү коллективларының социаль-икътисад потенциалы» темасына докторлык диссертациясе яклау. 
2000 ел. Татар-америка төбәк институты проректоры, менеджмент кафедрасы професоры. Санкт-Петербург фән һән һәм сәнгать академиясе члены, халыкара мәгълүматлаштыру академиясе члены. 
2005 ел. «Казанның 1000 еллыгына» истәлек медале.
2006 ел. ТГПУның менеджмент кафедрасы мөдире. 
2007 ел. Татарстан Президенты карамагындагы дәүләт хезмәте институты профессоры. 
2011 ел. КФУның кафедра мөдире.
2012 ел. ТИСБИ идарә университетының менеджмент кафедрасы профессоры. 
2014 ел. Татарстан агро эшмәкәрлек кадрлары әзерләү институты профессоры. 

Төп фәнни хезмәтләре

«Авыл хуҗалыгы җитештерү коллективларының социаль-икътисадый потенциалы» (2001 ел).
«Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен реформалаштыру нәтиҗәләре» (2005).
«Икътисад системаларын тикшерү» (2007).
«Мохит-икътисад иминлеге шартларында кеше капиталын торгызу» (2008).
«Кеше капиталы һәм Россиядә икътисад иминлеге: проблемалар һәм перспективалар» (2008).
«Халыкның муллыгы һәм социаль якланышы: теоретик аспектлар» (2009).
«Татарстан Республикасында финанс инновация инструментлары: проблемалар һәм перспективалар» (2011)
«Акча. Кредит. Банклар» (2014).
«Неокапитал. Илдә һәм дөньяда финанс әйләнеше циклыннан» (2016).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев