Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Давид Саврушевскийның тууына 150 ел тулу уңаеннан

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Давид Григорьев-Саврушевскийның әдәби мирасы: тарих һәм бүгенгебез” темасына “түгәрәк өстәл” уздырылды.

Ул керәшен шагыйре, агартучысы, священник, җәмәгать эшлеклесе Давид Григорьев-Саврушевскийның тууына 150 ел тулуга багышланган иде. Анда галимнәр, керәшен җәмәгать эшлеклеләре, Давид Григорьев-Саврушевскийның якташлары — Теләче районындагы Субаш авылының «Нардуган» халык фольклор ансамбле, мәктәп укучылары катнашты. «Түгәрәк өстәл»не этнолог, галим Геннадий Макаров алып барды.

Тормыш юлы, иҗаты

«Шагыйрь Д.Григорьев-Саврушевскийның иҗаты һәм тормыш юлы» белән Казан дәүләт аграр университеты укытучысы Павел Семёнов таныштырды. 

Үз чыгышында ул 1875 елны Казан губернасының Мамадыш өязендәге (хәзерге Теләче районы) Олы Саурыш авылында туган Давид Григорьевичның биографиясенә тукталды. 

Казан губернасының Лаеш өязендәге Янсуар священнигы кызы Назария Герасимовага өйләнгәне, ул священник Назарийның укымышлы булганы, тәрҗемә белән шөгыльләнгәне, кызларының да укымышлы кешеләргә кияүгә чыкканнары турында сөйләде. Казан шәһәрендәге үзәк керәшен-татар мәктәбе укытучысы Давид Григорьевның хатыны да авыл мәктәбендә балаларга белем бирә.

Төрле елларда Уфа губернасының Минзәлә өязендәге Баткак (хәзерге Сарман районы); Сәвәләй (Зәй районы); Нократ губернасындагы Алабуга өязенең Тын Таулар авылларында священник була. Уфа губернасының Бәләбәй өязендәге Бакалы авылына благочинный итеп билгеләнә. 

«Священник елларында язмалары чиркәү вакытлы матбугатында басыла. Н.Ильминский (1822-1891) һәм беренче керәшен священнигы В.Тимофеев (1836-1895) турында берничә язма авторы. Давид Григорьев Казанның чиркәү органнары белән хезмәттәшлек итә, дини, укыту һәм фәнни-популяр әдәбиятны татар теленә тәрҗемә итү өстендә эшли. Шул вакытта ул шигырьләр яза башлый. Идел буе һәм Урал буе рус булмаган халыклары съездларын, керәшен милли җәмгыятен оештыручыларның берсе. «Керәшен» (1917-1918) һәм «Кызыл аләм» (1918-1922) газеталары редакторы. Керәшен китап нәшриятын оештыручы, керәшен милли хәрәкәте эшлеклеләренең берсе. 1920 елда аның «Сандугач» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Моннан тыш, «Пьесалар театры», «Пролетарит куаты» һәм башка китаплары да билгеле. Г. Белугин «Белемнек» журналындагы (1921 елгы) «Ана теле» мәкаләсендә автор Давид Саврушевскийның шигырьләре керәшен сөйләмен өйрәнү өчен яхшы ярдәмлек булуын билгеләп үтә. Саврушевскийны керәшен шагыйре итеп танырга кирәклеген әйтә. Репрессияләнеп, сөргенгә җибәрелгән Джизак шәһәрендә (Үзбәкстан) 1939 елны мәңгелеккә күчә», — дип сөйләде үз чыгышында Павел Семёнов.

Әдәби мирас фәнни өйрәнү көтә

Геннадий Макаровның чыгышы 1920-1930 еллардагы вакытлы матбугат битләрендә керәшен авторларының поэзиясе һәм прозасына багышланган иде.

Аерым алганда ул, керәшен авторларының «Кызыл Алям», «Киҥяш» һәм башка газеталарда, журналларда басылган шигырьләре, проза әсәрләренең Татарстанның әдәби мирасын тәшкил итүен телгә алды. Ул әсәрләрдә совет чорының баштагы ике дистә елында керәшеннәрнең тормышлары, проблемалары яктыртыла. Шул язмалар аша ул еллардагы культура үзенчәлеген дә күз алдына китерергә була. 

«1920-1930 елларда газеталарда керәшен әдәбиятының үсеш тарихын чагылдырырга омтылган язмалар да күзгә ташлана. Мәсәлән, А.Н.Григорьевның «Керәшен матур әдәбияты» язмасы. «Һәрбер халыкның үз җырлары, легендалары, әкиятләре бар. Халык авыз иҗаты әсәрләренең кәгазьгә төшерелмәгән һәм басылып чыкмаган бик күп өлеше югала бара. Сакланган кадәргеләре буыннан-буынга, атасыннан улына күчә. Бары тик язылып, китапларда урын алганнары рухи мирас буларак саклана һәм халык байлыгын тәшкил итә. Керәшен халык авыз иҗатына килгәндә, алар хәзерге вакытка кадәр язып алынмаган, җыелмаган. Керәшеннәр һәм татарлар арасында белемле тикшеренүчеләр күбәя барган саен, керәшен халык әдәбияты да кәгазьгә төшерелер һәм халык байлыгына әйләнер дип өметләнергә була», дип яза А. Н. Григорьев 1927 елны «Киҥяш» газетасындагы ул язмасында... Керәшеннәрнең ул чорда Казан шәһәрендәге вакытлы матбугатта, шулай ук китапларда, дәреслекләрдә урын алган әдәби мирасы әле хәзергә кадәр өйрәнүче-тикшеренүчеләрне көтә», — дип, «түгәрәк өстә»дәгеләр игътибарын мөһим мәсьәләгә юнәлтте Геннадий Михайлович үз чыгышында. 

Мәктәптә — фестиваль

Теләче районының Олы Нырсы урта мәктәбе директоры Пётр Чернов, Д.Г.Григорьев-Саврушевский исемендәге республикакүләм «Сайра, сайра, сандугач!» балалар фестивален оештыру һәм уздыру тәҗрибәсе белән таныштырып үтте.

Олы Нырсы мәктәбендә уздырыла торган бу фестивальдә Теләче белән беррәттән, Балык Бистәсе Питрәч, Саба районнары мәктәпләреннән дә укучылар катнаша. Теләүчеләр тагын да күбрәк икән, әмма мәктәпнең барысын да үзенә сыйдыру мөмкинлеге юк.

«Саврушевскийның шигырьләрләре керәшен сөйләмендә язылган. Хәзерге укучылар өчен аңларга, өйрәнергә катлаулы, ләкин үзенчәлекле булуы белән балаларны кызыксындыра. Укучылар башта шигырьләрне аңлау һәм аның асылына төшенү өстендә эшлиләр. Укучыларның фестивальдә сәләте ачыла, алар Саврушевскийның әдәби мирасы әһәмиятен аңлый башлыйлар, — дип сөйләде Пётр Александрович доклады барышында. — Фестиваль җыр, шигырь сөйләү, сәхнә әсәрләреннән өзек күрсәтү һәм биюне үз эченә ала. Чыгыш ясаучы балалар керәшен күлмәкләре киеп, халыкчан образ тудыралар. Җиңүчеләр диплом, фестиваль эмблемасы төшерелгән истәлекле статуэтка белән бүләкләнә. «Сайра, сайра, сандугач!» фестивале сәнгать-иҗат һәм мәдәни-агарту максатыннан тыш, мәдәни традицияләрне чагылдыру проблемасын да хәл итә».

Кызыксынып өйрәнәләр

Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтының Идел һәм Урал буе тарихы бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков «түгәрәк өстәл»дә онлайн чыгыш ясады. XIX гасырның икенче яртысы православие динендәге рус булмаган халыклар өчен мөһим үзгәрешләр чоры булганын искәртеп үтте ул. Ул чордагы культура революциясе милли мәктәпләр ачылуга, иҗат интеллигенциясе барлыкка килүгә уңай шартлар тудыра. Казан университеты галиме Николай Ильминский, керәшен агартучысы Василий Тимофеев белән берлектә, керәшеннәр өчен кириллицага нигезләнеп алфавит төзи. Бу көнчыгыш Россиядәге башка төрки халыклар алфавиты өчен дә нигез булып тора.

Татарстан фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановның чыгышын да аерым бер игътибар белән тыңладылар. Ул Саврушевскийның шигырьләренә озаклап һәм җентекле анализ ясады. 

Соңыннан «түгәрәк өстәл»дәгеләр фикер алышуда катнашты. Аерым алганда, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгече, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева; Татарстан язучылар союзы члены, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Луиза Янсуар (Шарова); тарих фәннәре докторы, профессор Рәфис Шәймарданов чыгыш ясады. Алар бу эшлекле сөйләшүгә, анда күтәрелгән проблемаларга карата үз фикерләрен белдереп, киңәш һәм тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. 

Олы Нырсы мәктәбе укучылары Регина Павлова һәм Юлия Демидова, Питрәч районыннан Антонина Максимова, Казан тетар училищесы студенты Иван Пугачев һәм, шулай ук, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгече Сөмбелә Вәлиәхмәтова Давид Саврушевскийның шигырьләрен яттан сөйләделәр.

«Түгәрәк өстәл» азагында Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова эшлекле сөйләшүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтеп, чыгыш ясаучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Традиция буенча, соңыннан барысы бергә җыелып, истәлек өчен фотога төштеләр.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев