Бирдебәк авылы мәдәният хезмәткәрләре «Чиста һәйкәл» акциясендә катнаштылар
Хәбәрләр

Бирдебәк авылы мәдәният хезмәткәрләре «Чиста һәйкәл» акциясендә катнаштылар

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы мәдәният хезмәткәрләре «Чиста һәйкәл» дип исемләнгән игелекле акциядә актив катнаштылар.

Акциянең максаты - һәйкәл территориясен чистарту, Сугыш кырларында күрсәтелгән ветераннарының батырлыгы өчен патриотик хисләр һәм горурлык тәрбияләү.

Бирдебәклеләр  Бөек Ватан сугышы елларында батырларча һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсендәге чүп-чарны һәм үскән корган үләннәрне җыеп, аны чистарттылар.

Бу акция – безнең батыр бабаларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә һәм аларның хәтерен хөрмәтләүгә зур өлеш. Мәдәният хезмәткәрләренең бу тырышлыгы һәйкәл тирәсен генә түгел, ә халык күңелен дә яктыртты. Аларның эше – һәркемгә үрнәк булырлык.

Е. Толстова фотолары.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев