Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Башкортстан керәшеннәренең мәдәни декадасы Казанда зур концерт белән тәмамланды

Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәгенең “Җакын дуслар җыелышкач” проекты бу юлы Башкортстан ягындагы карендәшләребезгә багышланды.

“Бакалы керәшеннәрен Татарстан җирендә күрү – зур шатлык”

Бакалы керәшеннәре ункөнлегендә мәдәни үзәкнең социаль челтәрендә бу якта яшәүче карендәшләрнең асыл затлары, авыллары, фольклор коллективлары, иман йортлары һәм бай культурасы күрсәтелгән язмалар, фото һәм видеоязмалар чыкты. Җырчы Җәкәү йортында Бакалы керәшеннәренә багышланган музей эшләде.

Башкортстанның Бакалы керәшеннәре декадасы Казан шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йортында зур концерт белән йомгакланды. Анда Бакалыдан килгән 80 кеше катнашты.

Башкортстан керәшен милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Геннадий Марков әле кичә башланганчы ук, Бакалы ягында 17 милләтнең дус-тату яшәве турында сөйләде. Казандагы концертта да карендәшләр белән беррәттән, татар, башкорт һәм башка милләтләрнең талантлы үзешчәннәре чыгыш ясаячагын да әйтте. Әллә заманча яңартып төзекләндерелгән Халыклар дуслыгы йортындагы атмосфера, әллә инде туган ягыма терәлеп диярлек торган Бакалы ягындагы карендәшләр белән очрашу тәэсире – күңел алдан ук керәшен җыру-көйләрен ишетер мизгелләрне көтте. Чыннан да, Башкортстан керәшен оешмасы җитәкчесе дөрес әйткән, ике сәгать дәвамында сәхнәдә керәшен җырулары, биюләре белән бергә, заманча эстрада җырларын да ишеттек, башкорт һәм татар биюләрен дә күрдек, башкорт курае моңына да сокландык. Концерт яшьләр күңеленә хуш килер дәрәҗәдә заманча үтте. Ә өлкән буын, тугандаш республика талантларының биюләрен караганда, эстрада җырларын тыңлаганда, әйтерсең үзебезнең бәләкәй чакка кайтып, яшьлектә утырдык.

Концерт башында сәхнә түрендәге зур экранда Башкортстанның матур табигате, керәшен авыллары күренешләре бер-бер артлы алышынып торды. Бакалы районына багышланган видеоязмада бу як керәшеннәренең көнкүреше, җыру-моңнары, үзенчәлекле культурасы күрсәтелде.

Кичәнең хөрмәтле кунаклары – Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова һәм Башкортстан керәшен милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Геннадий Марков сәхнәгә чыгып, тамашачыларга үзләренең котлауларын җиткерделәр.

Аерым алганда, Дмитрий Шипков:

– Тамашачылар, Казан керәшеннәре, Бакалы керәшеннәре! Бу кичә болай гына оештырылмады, аның сәбәпләре бар. 2019 елны Татарстан Рәисе ярдәме белән, Я.Емельянов исемендәге үзәк эшли башлады. Үзәкне беренче булып килеп күргән Питрәч районы керәшеннәре башлангыч биргән бу кичәләр Людмила Белоусова җитәкчелегендәге инициатив төркем тырышлыгы белән, ниһаять, республика чикләреннән чыкты. Бакалы керәшеннәрен Татарстан җирендә, шушы кичәдә күрүемә шатмын, – дип, Татарстан Рәисе администрациясе исеменнән чыгыш ясады.

“Бигрәк ипле, салмак җырлыйлар”

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов һәм аның җитәкчелегендәге “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамбленең “Бакалым – туган ягым” җыруы белән башланып киткән концерт заманча көйләргә бай булды. Бакалы кызы Фәридә Әхмәтшина белән сәхнәдәш дусты Алсуның  “Карлы чыршылар, парлы чыршылар”ы бар залны тутырды. Яңа Илек авылыннан Лида Кириллованың татар эстрада җырын да тамашачы яратып тыңлады. Бакалы егете Артур Савельевның баянда үзе уйнап, үзе җырлавын да ошатты халык. “Очкын” бию ансамбленең “Печәнчеләр биюе” дә килешле генә булды. “Юный бакалинец” ансамбле кызларының рус халык һәм, шулай ук, башкорт биюләрен дә сокланып карадылар.

Ике сәгатьлек концерттагы бар чыгышларны да санап бетереп булмас, үзебез сагынып көтеп алган Бакалы керәшеннәренең фольклор ансамбльләре чыгышлары бер сулышта кабул ителде. Әллә шуңа инде, ерак араларны якын итеп килгән Башкортстан ягы карендәшләребез чыгышы якты сагыш булып, күңелләргә кереп калды.

Үмер авылыннан “Сөнекәй” ансамбленең (җит. Светлана Васильева) туй күренешен күрсәтүе гади дә, матур да булды. Чәкчәк котлатулары да, “кызыбызның монысы – үзе чиккән тәре алъяпкычы, ә бу җан як бистәрен әбисе чигеп калдырган” дип, кыз бирнәсен күрсәтүләре дә кызыклы.

Корчай авылыннан “Идәшбаш” фольклор ансамбле (җит. Надежда Пятибратова) белән Яңа Балыклының “Авылым моңнары” уен кораллары ансамбле (җит. Наталья Васильева) бергәләп чыгыш ясаганда, күңел гүя керәшен моңында адашты. Залдагылар арасында “бигрәк ипле, салмак җырлыйлар” дип, гаҗәпләнгән тавыш ишетелеп калды. “Идәшбаш” белән “Туганайлар”ның (Яңа Балыклы) бергәләп керәшен җыруын сузулары да алкышларга күмелде.

Бакалыдан “Моң” ансамбленең керәшен җыруын да дөньяларны онытып тыңладык. Җыручылар арасында Бакалы районы башлыгы аппараты җитәкчесе, республика керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Светлана Шәкүрова да бар иде. Ул – “Җакын дуслар җыелышкач” кичәсен оештыруда янып-көеп йөрүчеләрнең берсе.

Татарстан күләмендәге “Кряшен чибяре-2025” конкурсында өченче урынны яулаган Үмер кызы Лиана Маркова күтәртмәле чабаталар киеп керәшен биюен башкарганда, аңа кушылып, утырган урыннарында тыпырдаучылар да булды.

“Җакын дуслар җыелышкач” кичәсе бакалыларның якташлары, Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова һәм концертта чыгыш ясаучыларның бергәләп “Безнең ил”не җырлаулары белән төгәлләнде.

Концерттан видеоязма:

 

Дүрт «багана»быз бар

Вадим НИКИТИН,

Мамадыш районы башлыгы, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены:

– Без керәшеннәр бәхетле, үз йола-гадәтләребез, үз сәнгатебез бар. Үзебезнең тәм-томнарыбыз бар. Үзебезгә генә хас булган моңыбыз, фольклорыбыз һәм безне генә аерып тора торган йөзебез бар.

Республикабыздагы бөтен халыкларның да cәнгатен, культурасын, телен, гадәтләрен бертигез күреп, бертигез дәрәҗәдә саклауга, үстерүгә мөмкинлек тудырылаганы өчен,  республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка һәм аның командасына рәхмәт. Безнең күп милләтле Мамадыш районын гына алсак та, рус халык бәйрәмнәрен дә уздырабыз, татар Сабантуйларын да, мариларның – “Семык”, удмуртларның “Гырон быдтон”ын да оештырабыз. 50 мең кешене Тырлау мәйданына җыйган Россиякүләм Питрау да республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров белән безнең туган авылыбыз Җөридә уза. Питрауда Бакалыдан килгән кунакларыбыз үз ишегалларында йола-гадәтләрен, культураcын күрсәтәләр.“Кряшен чибяре” һәм башка конкурсларда катнашып, керәшен культурасын үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.

Керәшен сәнгате, керәшен культурасының өч “багана”сы бар: берсе – үзенең дәүләт газетасы; икенчесе – үзенең дәүләт дәрәҗәсендәге ансамбле; өченчесе – үзенең дәүләт югарылыгындагы сәнгать-культура үзәге. Шул ук вакытта, Җөри авылында уза торган Питрауны мин дүртенче “багана”быз дип өстәп куяр идем.

Бакалы районын барып күргәнем булмады. Матур җирдә урнашкан. Иң әһәмиятлесе, матур халкы бар. Башкортстан белән безнең республиканың бәйләнешләре ныклы. Культурада гына түгел, социаль-икътисад тармакта да хезмәттәшлек итәргә кирәк. Берничә ел элек андагы авыл башлыклары безнең районга килеп эш тәҗрибәсе белән уртаклашканнар, моны алга таба да дәвам итәрбез дип өметләнәм.

21нче мәдәни айлык

Людмила БЕЛОУСОВА,

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры:

– Безнең җырчы Җәкәү йорты ачылуга, иң беренче булып, ипи-тозларын күтәреп, җырлап, район мәдәният бүлеге җитәкчесе белән берлектә, Питрәчтәге карендәшләр килеп керде. “Үзәккә без иң якыны, үзебезнең культураны күрсәтик”, диделәр. Моны үзәкнең эш планына керттек. Дүрт ел буе Татарстандагы районнарның 20сендә яшәүче керәшеннәрнең 20 айлыгын күрсәттек. 21нчесе – Бакалы ягындагы карендәшләр ункөнлеге. Социаль челтәрләрдәге үз төркемнәребездә 42 пост урнаштырганбыз. Марина Карпова белән туры эфирда очрашу уздырдык, аны 1 меңнән артык кеше күрде. Постларны 55 меңләп кеше күрде.

Бакалы өчен тарихка кереп калырлык вакыйга

Геннадий МАРКОВ,

Башкортстан керәшен милли-мәдәни үзәге җитәкчесе:

– Ара ерак: автобуста – 5 сәгать, җиңел машиналарда 3 сәгатьлек юл. Ул ара сизелмәде дә, чөнки без ашкынып, сөенеп, яратып килдек. Иван Егоровка, Людмила Белоусовага рәхмәт, безне Казанда матур итеп каршы алып, хөрмәт күрсәттеләр. Бакалы өчен зур әһәмияткә ия булган, тарихка кереп калырлык вакыйга бу. 80 үзешчән һәм администрация вәкилләре, җитәкчеләр килдек. Керәшеннәрне генә түгел, татарларны, башкортларны да алып килдек. Районыбызда 17 милләт яши – бәйрәмнәрне татары, русы, башкорты берләшеп, бергә үткәрәбез.

Чыннан да, халыкны берләштерә торган ямьле чара үтте. Бу концерт безгә йолаларыбызны онытмаска, сакларга, үстерергә көч бирә. 2006 елдан бире Җөридәге Питрауларга йөрим. Сездән күреп, бәйрәмнәрне матуррак итеп уздырырга тырышабыз.

Башкаларны кабатламый торган җыруларыбыз бар

Надежда ПЯТИБРАТОВА,

Корчай авылы мәдәният йорты җитәкчесе, “Идәшбаш” керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе:

– Сигез кеше килдек. Корчай авылының озын көен башкардык. Такмаклар да үзебезнеке. Ул җыруны “Идәшбаш”ны оештырган 2008 елны үземнең мама Ольга Алчиновадан (Никифорова) һәм Анна түти Порфёновадан отып алдык. Мама 1938 елгы, “Мама, әйдә, җырла әле” дип, үзебезнең Корчай көйләрен әле хәзер дә җырлатам. Ансамблебез репертуарында башкаларны кабатламый торган җырулар булуы зур бәхет ул. “Идәшбаш”ка сәхнә киемнәрен үзебез тектердек. Авылда элекке керәшен күлмәкләре сакланмаган. Аларны әле элегрәк районга да, музейларга да илтеп бирде халык.

Без беркемнән дә ким түгел

Георгий ИБУШЕВ,

Россиянең халык җырчысы, Татарстан язучылар союзы члены:

– Бик күп еллар элек Бакалы якларында концертлар биреп йөрдек. Гомумән, керәшеннәр яшәгән күп төбәкләрдә булдым. Бер уйласаң, керәшен җыруларының бөтенесе дә бер үк кебек – Удмурт ягында да, Ульяновскига чыксаң да, Башкортстанга барсаң да. Ләкин аларның һәрберсенең үзенә генә хас булган төсмере бар. Шул ук авыл белән авыл арасында да. Бу – безнең искитмәле байлык, аны сакларга кирәк. Кая гына барсаң да, кайда гына йөрсәң дә, үзеңнең кем икәнлегеңне дә яшермәскә. Без беркемнән дә ким түгел. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев әйткәнчә, без динебезне дә, телебезне дә саклап калдык. Без җырлап, хезмәт белән көн күрә торган халык. Беркем белән дә сүзгә килмибез, күңелебез чиста, матур.

Безнекеләр өчен горурланып утырдым

Марина КАРПОВА,

Татарстанның атказанган артисты, җырчы:

– Мин бик шат. Безнекеләр, бакалылар Казанны гөрләтте. Бу концерт – минем өчен зур бәхет. Үземне туган ягыма кайткандай хис иттем. Әбиләр, бабайлар җырлаган җыруларны ишеттек. Үзебезнең традицияләрне, культураны Казан тамашачысына күрсәтәләр, дип горурланып утырдым. Туган ягым җырларын тыңлагач, күңелләрем тулды.


 

Күбрәк ФОТОЛАР: vk.com/album-11373411_30910...

Фрида Вәлитова фотолары,

Алина Кондратьева видеосы.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев