Татарстанда кайсы трассаларда аварияләр күп булган?
В республике

Татарстанда кайсы трассаларда аварияләр күп булган?

Трассалар исемлеге билгеле

Татарстан буенча эчке эшләр министры фикеренчә: “Юл-транспорт һәлакәте күпчелек очракта каршы як полосага чыгу аркасында була”.

Татарстанда аварияләр күп булган трассалар:  Казан — Оренбург, Казан — Ульяновск һәм Йошкар-Ола — Яшел Үзән. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин сөйләде.

Бу трассаларда юл-транспорт һәлакәтләре саны арту теркәлгән. Авария еш кына каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга, бигрәк тә ике полосалы хәрәкәт булган участокларда», — дип ачыклык кертте ул.

2019 елның 11 аенда трассаларда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 14 кешегә арткан.

Артем Хохорин трассаларда аварияләр санын киметү өчен юлларның куркыныч участокларында юлны коймалар белән бүләргә тәкъдим итте.

Чыганак: Татар-информ

Фото: pixabay.com


Нет комментариев