Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тоткан уразаларны Ходай кабул итсен

Ураза ашлары

Солы ашы

200 грамм солы ярмасы, 2 баш суган, уртача зурлыктагы 3 алма, 1 кишер, 10 грамм лимон согы, тәменчә тоз, тәмләткечләр.

Кайнар суга солы ярмасын салып 15 минут кайнатабыз һәм дуршлагка салып саркытабыз. Ярманы изеп яңа кайнап чыккан суга салып пешерергә куябыз. Ашка озынча туралган алмаларны, ваклап туралган кишер, суган, лимон согын, тоз һәм тәмләткечләрне салып әзер булганчы пешерәбез. Әлеге аш суытып өстәлгә бирелә.

Авылча яшелчә ашы

500 грамм башлы кәбестә, уртача зурлыктагы берәр шалкан, кишер суган, 2 бәрәңге, 4 помидор, 2 аш кашыгы сыек май, тәменчә тоз һәм укроп.

Шалканны озынча, ә суганны ваклап турыйбыз да сыек майда кыздырабыз. Кәбестәне токмачлап, бәрәңгене шакмаклап турыйбыз. Кайнап торган шулпага кәбестәне, кызган яшелчәне һәм бәрәңгене салып 20 минут кайнатканнан соң, туралган помидор, тәменчә тоз, укроп өстибез.

Кәбестәле гөмбә солянкасы

200 грамм свежий һәм 50 грамм киптерелгән гөмбә, 3 суган, 3 аш кашыгы сыек май, су, лавр яфрагы, тоз.

Свежий гөмбәне пешереп, юабыз һәм турыйбыз. Аннан кипкән гөмбәләрне җылы суда юып, кәстрүлгә салабыз да, суык су агызып, бер суган да салып 2,5-3 сәгать кайнатабыз. Пешеп чыккач, юып ваклап турыйбыз. Кәбестәне сыек майда кыздырабыз. Кыяр, суган, кишерне озынча итеп турап, кәбестә белән бергә гөмбәле шулпага салабыз. 15 минут кайнатканнан соң, гөмбәләрне кушабыз, тозлыйбыз да, лавр яфрагы салып кайнатып җиткерәбез.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев