Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Шомырт киптерүнең дә сере бар...

Шомырт агачы урманнарда, елга, инеш, сазлык һәм күл буйларында, шулай ук бакча һәм өй алларында үсә. Май-июнь айларында чәчкә ата, ә августта, сентябрь башларында өлгереп, кап-кара төскә керә.

Шомыртны агачтан тәлгәшләре белән җыялар. Ул бик тиз җыела һәм җимеше дә әйбәт саклана. Ул төшле, тәме әчкелтем баллы була. Болай гына ашаганда авызны бөрештерә. Шомыртта С витамины, лимон кислотасы, минераль матдәләр бар.
Киптерү. Шомыртны аш-су әзерләү алдыннан гына чүп-чардан һәм сабакларыннан арындыралар һәм салкын суда юып саркыталар. Яңа гына җыелган шомыртны сапларыннан әрчегәч, калайга яки табага салып, мичтә яисә духовакада киптерәләр. Аннары акрын гына, башта сүрәнрәк духовкада яки мичтә киптерергә кирәк. Кибә башлагач, мичнең бераз кызу булуы яхшы. Тәмам кибеп җиткәч, шомыртны полиэтилен кыпчыкларга тутырып, коры урынга куялар. 4 килограмм шомырттан 1 килограмм кипкән шомырт кала.
Он хәзерләү. Он хәзерләү өчен киптерелгән шомыртны агач яки тимер киледә төяләр дә иләк аша илиләр. Киптерелгән шомыртны кечкенә борыч тегермәне аша тарттыру юлы белән дә он ясап була. Шулай да шомыртны тегермәндә дә тарттырып була. Шомырт онын полиэтилен капчыкта яки һава кермәслек ябык савытта сакларга кирәк.

 

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев