Рассадага ничек дөрес итеп су сибергә
Төрледән-төрле ни төрле

Рассадага ничек дөрес итеп су сибергә

Рассадага сибә торган су 20-25 градус җылы булырга тиеш

Рассада орлыклары чыкканчы, туфракка пульверизатор белән су сиптереп, көн саен диярлек чылатып торырга кирәк.

Орлыклар шытып чыккач, 2-3 көн су сипми торалар, шытымнар ныгып китсен өчен шулай кирәк.

Аннары рассаданың туфрагын йомшарталар, сирәклиләр, атнасына ике тапкыр су сибәләр. Беренче 2-3 яфрак чыккач, су сибүне арттыралар, су тартма төбенә төшеп җитәрлек булсын. Туфракның дымлылыгын нечкә агач таяк белән тикшерәләр. Аны туфракка тирән итеп тыгып карарга кирәк.

Рассадага сибә торган су 20-25 градус җылы булырга тиеш. Су бүлмәдә торып җылынсын. Суны плитәгә куеп җылыта күрмәгез, ул файдалы үзлекләрен югалта.

 

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru


Нет комментариев