Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Петуния үстерү серләре

Петуния орлыкларын  февраль башында ук утыртырга уйласагыз, көннәрнең әле кыска икәнен истә тотыгыз

Хәзер бакчасында петуния үстермәгән кеше сирәктер. Күпләр аны май азагы, июнь башында чәчәккә бөреләнгән үсенте хәлендә махсус кибетләрдән, базардан сатып алуны өстен күрә. Әмма чын бакчачылар петунияне орлыктан үзләре үстерергә яраталар. 

Петуния орлыкларын  февраль башында ук утыртырга уйласагыз, көннәрнең әле кыска икәнен истә тотыгыз. Бу очракта, өстәмә яктылык ягын кайгыртыгыз. Иң отышлысы, февраль азагыннан алып март уртасына кадәр утырту.

Пластик тартмага салынган көпшәк һәм дымлы җиргә петуния орлыкларын туфракка күмдерми генә сибәләр. Тартма өстенә, тарттырып, полиэтилен пленка ябып куялар. Көн саен полиэтиленны ачып, туфрагында дым бармы-юкмы икәнен карап торырга онытмагыз. Суны чама белән һәм сак кына бөркергә кирәк. Үтәли җил йөрми торган якты һәм җылы урында атна-ун көндә орлык тишелеп чыгар. Петуния үсентесендә яфраклар күренә башлауга, полиэтиленны берничә җирдән инә ярдәмендә тишкәләгез. Өч яфрак чыгаргач, тартма өстеннән пленканы алыгыз. Әгәр дә үсентеләрнең сабагы бик нык үсеп китеп, сыну куркынычы булса, яфракларына кадәр сак кына туфрак белән күмдерегез.

Петуния ныклап үсеп киткәннән соң, тартманы тәрәзә төбенә күчереп куярга ярый. Бакчага күчереп утыртырга бер-ике атна кала, үсентене чыныктыру өчен, я балконга яки теплицага чыгара аласыз. Бу төнлә белән һава температурасы ун градустан түбән төшмәгән очракта эшләнә. Петуниягә атнага бер мәртәбә, сыек кына итеп, комплекслы ашлама эретмәсе сибәргә кирәк.

Көзгә кадәр бакчагызны ямьләп шау чәчәктә утырсын дисәгез, петуниянең берничә яфрагы күренгәч тә, сабак очындагы яфракны чеметеп кенә өзеп ташлагыз. Болай иткәндә, петуния тармакланып үсәр. Шулай ук, шиңгән бер чәчәген өзеп торсаң да, петуния шау чәчәктә утырачак.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев