Еллар дәвамында тикшерелгән лечо рецепты
Безгә кирәк булачак:
Помидор 3кг.
Татлы борыч 3кг.
Шикәр комы 200-250гр.
Сыек май 200гр.
Кара борыч 10-15шт.
Тоз 2 аш кашыгы
Лавр яфрагы 3шт.
Уксус 9%лы 2 аш кашыгы
Эш тәртибе:
Помидорны иттарткыч аша үткәрәбез. Аңа шикәр комы, сыек май, кара борыч, тоз, лавр яфрагы салып 30 минут кайнатабыз.
Узебезгә ошаган формада туралган татлы борычны өстәп 20 минут кайнатып алабыз.
Уксус өстәп 2-3 минут кайнатабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.
Фото:https://pixabay.com/
Нет комментариев