Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Глицерин – беренче ярдәмче

Аны агачларга да сибәләр, өй җыештырганда да, чәч юуганда да кулланалар.

Глицеринны элгәре эч йомшарткыч буларак та файдаланганнар. Шулай ук, күннән ясалган сумкаларны, аяк киемнәрен, хәтта курткаларны да глицерин белән сөртеп ялтыратканнар. Моны даими эшләгәндә, күн ялтырап кына калмаган, йомшарган да. Кемнәрдер әле машинаның күннән эшләнгән салонын, автомобиль тәгәрмәчләрен дә глицерин белән яңарткан.

Глицерин кушылган суда 30 минут тоткан очракта, орлыклар тизрәк үри икән. Шулай ук, ул зарарлы бөҗәкләрдән котылырга да ярдәм итә. Глицеринлы су белән бакчадагы агачларны да эшкәртергә була. Кичтән пыяла банкага глицерин салып, банкага көнбагыш мае сөртеп куйсаң, иртәнгә ул тараканнар белән тулыр.

Идән юа торган суга аз гына глицерин өстәсәң, идән ялтырап китәр. Квартирны тузаннан саклауда да файдасы тими калмас – бераз глицерин эретелгән суда чылатылган чүпрәк белән тумбочкаларны, шкафларны, ванна бүлмәсе стенасындагы плиткаларны сөртеп алыгыз.

Биткә сөртү өчен дә менә дигән катнашма әзерләргә була: аптекадан бер кечкенә флакон глицерин сатып алып, шуңа ун тамчы Е витамины һәм шуның кадәр үк косметик май (тән тиреңә бара торган) салырга кирәк. Атнага ике мәртәбә сөртсәң, нәтиҗәсе үзен бик тиз сиздерәчәк.

Чәч “тыңлаучан” булсын, шомарып һәм ялтырап торсын өчен шампуньга глицерин өстиләр.

Фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев