Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Февраль аенда бакчачы эшләре

Кайбер орлыкларны февральдә үк чәчеп калдырырга өлгермәсәң, уңышсыз калырга, ә кайбер чәчәкләр җәй көне чәчәк атарга өлгермәскә мөмкин

Бакчачының эше инде февраль аенда ук башлана. Кайбер орлыкларны бу айда ук чәчеп калдырырга өлгермәсәң, уңышсыз калырга, ә кайбер чәчәкләр җәй көне чәчәк атарга өлгермәскә мөмкин.

Тәҗрибәле бакчачылар айның беренче декадасында ук туфрак, орлыклар хәстәрләп куерга киңәш итә. Икенче декадасында чәчү эшенә тотынырга була. Ай дәвамында Примула чәчәге, Карпат кыңгыравы кебек чәчәк орлыкларын чәчергә мөмкин.  Ә февральнең 10нарыннан соң Петуния, Шабо Гвоздикасы, Цикламен, Сальвия кебек декоратив үсемлекләр чәчеп калдырырга була. Ай ахырында исә Уоллер Бальзамины, Кореопсис, Цинерария, Тагетес кебек чәчәкләр чәчәргә киңәш итәләр.

Җылытылган теплицалар өчен февраль аенда кызыл борыч, баклажан кебек яшелчәләр чәчү вакыты да җитте. Сельдерей, порей суганын да инде бу айда ук утыртып куерга мөмкин. Февраль азагында җылытыла торган теплицалар өчен томат, чәкәнле салат, кыярның кайбер төрләрен дә чәчеп куярга була.

Февраль кояшы үсентеләргә тиешенчә яктылык биреп бетерә алмый, шуның өчен орлык чәчелгән савытлар өстенә төрле лампалар урнаштырырга киңәш ителә.

фото: usadba-nsk.ru

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев