Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Белеп куллансаң, яшелчә дә дәва

Алар күп кенә дәвалау үзлекләренә ия, химик составлары бик бай

Бик борынгы заманнардан ук кешеләр яшелчә белән тукланганнар. Бакчада үстерелгән яшелчәнең нинди авырулардан файдалы икәнен беләсезме?

1. Шалкан бөердәге, бәвел куыгындагы ком һәм ташларны чыгара, бронхит, туберкулез, кан савудан ярдәм итә. Бала имезүче әниләрнең сөтен арттыра.
2. Петрушка кандагы гемоглобин күләмен арттыра, теш казналары канауны туктата. Бөергә һәм күзләргә файдалы. Простатиттан интеккәндә кулланрыга киңәш ителә. Петрушка ашасаң, черкиләр килми.
3. Редисны төнгә каршы куллансаң, балалардагы диатезга каршы көрәшә. Шулай ук, аллергия, азканлылык, хәл китүдән файдасы бар.
4. Кишер бәвел куыгы һәм бөердәге ташларны куа. Геморрой, пешү, өшү, яраны һәм “молочница”ны дәвалый.
5. Кәбестә “желтуха”, йөткерү, эч кибү, подагра, йокысызлык, ашказаны җәрәхәте, симерү һәм шикәр чиреннән файдалы.
6. Помидор йөрәк һәм кан тамырларын саклый. Бөердәге ташларны куа, авитаминозны кисәтә, яраларны төзәтә.
7. Кыяр тазаруга каршы тора, бөер, ашказаны, эчәклектәге шлакларны чыгара.
8. Фасоль диабеттан, гипертониядән булыша. Антибиотик көче зур.
9. Кабак – пешү, экзема, эч кибүдән. Орлыгы организмдагы суалчаннарны куа.
10. Чөгендер эч кибүне булдырмый, азканлылык, югары кан басымы вакытында кулланыла.
11. Бәрхет чәчәк ялкынсынуларга каршы көрәшә, бәвел һәм тир кудыра.
12. Сары мәтрүшкә сулыш юллары, үпкәне чистарта. Гипертония, мигрень, аллергиядән файдалы. Йөкле хатыннарга куллану тыела. Кан басымы түбән булганда да чамасын белеп кенә файдаланырга кирәк.
13. Сарымсак гипертония, атеросклероз, бронхит, бавыр яки үт куыгы ялкынсынудан һәм чәчләрне ныгыту өчен файдалы.
14. Ромашка бавыр, бөер, тамак, ашказаны, буыннар авыруын дәвалый, яраларны төзәтә.
15. Кузгалак – поливитамин.

Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев