Татарстанның 25 проекты Russian Event Awards илкүләм бәйгесе финалына үтте
Төбәк конкурсы финалында республика тарафыннан тәкъдим ителгән 27 проект катнашты.
Идел буе һәм Урал федераль округларының Russian Event Awards 2018 милли премиясе төбәк бәйгесе финалында катнашкан 27 Татарстан проектының 25е илкүләм бәйгенең финалына үтте. Бу хакта ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул исәптән, «Казан фанфаралары» халыкара тынлы оркестрлар фестивале (100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләр арасында «Иң яхшы шәһәр бәйрәм вакыйгасы» категориясе), Мамадыштагы «SunnyФЕСТ» кулдан ясалган креатив чаналар фестивале («Иң яхшы яшьләр туристлык вакыйгасы») һәм Болгардагы «Чәк-чәй» фестивале («Гастрономия туризмы өлкәсендәге иң яхшы вакыйга») кебек чаралар беренче урынга лаек булды.
«Бөек Болгар» Урта гасыр сугышлары фестивале - тарихи юнәлештәге иң яхшы туристлык вакыйгасы, ә Красновидово авылындагы «Алма Спасы» бәйрәме авыл һәм агротуризмны популярлаштыру буенча иң яхшы туристлык вакыйгасы дип табылды.
«Футбол буенча Дөнья чемпионатына багышланган иң яхшы чаралар программасы» һәм «Иң яхшы этномәдәни туристлык вакыйгасы» категорияләрендә Татарстанның берьюлы икешәр проекты иң-иңнәр арасына керде. Беренчесендә – ТР Милли музееның кунакчыллык программасы һәм The Kremlin Confederation of ART проекты, икенчесендә Болгардагы «Кыш Батыр» фестивале һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивале билгеләп үтелде.
Моннан тыш, «Ривьера» аквапаркын үз эченә алган Казан кунакханә-күңел ачу комплексы «Туристлык вакыйгасын үткәрү өчен иң яхшы урнаштыру чарасы» номинациясендә җиңде. Башка проектлар икенче һәм өченче урыннарга яки махсус дипломнарга лаек булды.
Russian Event Awards 2018 төбәк бәйгесенең финалы 26-27 сентябрь көннәрендә Чабаксарда узды. Илкүләм этапның финалы 24-27 октябрьдә Түбән Новгородта үтәчәк.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3000
-
1 март 2021 - 06:59Ни өчен клавиатурада хәрефләр «тәртипсез» урнашкан? Төрле хәрефләрнең төрле ешлыкта кулланылуы ачыклангач, тәртипне үзгәртергә туры килгән2400
-
28 февраль 2021 - 11:11Валерий Шрыков: Гүзәл белән кабен койдырдык Мамадыш районының Шәдче авылы җирлеге башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Валерий Шрыков күптән түгел гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды18000
-
28 февраль 2021 - 06:58Татар дәүләт филармониясендә Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсе булачак Концертта филармониянең джаз-оркестры, Татарстанның атказанган артистлары, Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары катнашачак8600
-
28 февраль 2021 - 06:50Кәрәзле телефонның зыянын киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бүгенге көнне кәрәзле телефоннарсыз күз алдына китерү кыен. Кем өчендер телефон аралашу чарасы гына булып торса, күпләрнең эшчәнлеге телефон белән тулаем бәйле5400
-
28 февраль 2021 - 06:30Происхождение фамилий нагайбаков: Яковлев Самые распространённые фамилии жителей Остроленского сельского поселения: значение и происхождение фамилии Яковлев4700
-
28 февраль 2021 - 06:16Фотоларда керәшен тарихы - Бахта авылы үзешчәннәре Узган ел, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, үзебезнең “Туганайлар” газетасындагы “Гасыр җөзе” дигән махсус рубрикада керәшеннәрнең элекке тормышын, көнкүрешен чагылдырган фотолардан архив туплый башлаган идек7500
-
28 февраль 2021 - 06:01Из истории деревни Комаровка Мамадышского района Известна с 1762 года. До 1860-х годов жители относились к категории государственных крестьян. Занимались земледелием, разведением скота, лыко-мочальным промыслом10600
-
27 февраль 2021 - 11:07Питрәч керәшеннәре айлыгы тәмамланды Җырчы Җәкәү йортында матур концерт оештырылды11200
-
27 февраль 2021 - 10:11Василий Иванов белән блиц-сораштыру Тракторист-профи, блогер Василий Ивановтан кызыклы сораулар ишеттек8900
-
27 февраль 2021 - 09:118 мартка нәрсә бүләк итәргә ярый һәм ярамый? Киләсе атнада кабат озын бәйрәм яллары көтә, җәмәгать. Бу юлы инде гүзәл затларыбызны тәбрикләячәкбез. Якыннарыңны нинди бүләк белән сөендерергә? Бәйрәм кәефен бозмас өчен, 8 март көнне нинди бүләк бирүдән сакланырга?7900
-
27 февраль 2021 - 06:57Ансамбль «Натукай» сохраняет народную культуру кряшен В феврале 2011 года талантливыми женщинами, коренными кряшенками села Назаровка, в целях сохранения народных традиций, обрядов и обычаев кряшен был создан фольклорный ансамбль «Натукай» (перевод - Наталья) на базе сельского клуба села Назаровка11601
-
29 гыйнвар 2021 - 14:23Открытие клуба в селе Бахта
-
26 февраль 2021 - 16:12В Казани откроется выставка художника-чеканщика Александра Иванова «Гостеприимный Татарстан»Выставка продлится до 28 марта 2021 года11500
-
26 февраль 2021 - 06:29Йомырканы суыткычта сакламагыз Ни өчен алай эшләргә ярамаганын белә идегезме?27300
-
27 февраль 2021 - 06:48Елизавета Малова туган авылында иҗат кичәсе уздыра 7 марта шагыйрә Елизавета Малованың ижат кичәсе булачак.18201
-
28 февраль 2021 - 11:11Валерий Шрыков: Гүзәл белән кабен койдырдык Мамадыш районының Шәдче авылы җирлеге башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Валерий Шрыков күптән түгел гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды18000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика