Татарстан электрон больничныйлар бирү буенча алдынгы 5 төбәк рәтенә керә
Бүген республикада больничный кәгазенең һәр өченчесе электрон рәвештә бирелә.
Татарстан электрон больничныйлар бирү системасын кулланучы алдынгы 5 төбәк рәтенә керә. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
Республикада больничный кәгазенең һәр өченчесе электрон рәвештә бирелә.
Максим Топилин сүзләренчә, электрон больничный кәгазь формадагысы кебек үк юридик көчкә ия. Электрон документ технологиясе иминият очраклары турында мәгълүмат алмашуны ачык ясый, медицина оешмаларында бу документларны рәсмиләштергәндә тотылган чыгымнарны киметә.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев