Диңгезнең бер тамчысы
Әле кайчан гына әзерлек эшләре бара иде, инде, ниһаять, зур дулкынлану белән көтеп алган көн килеп тә җитте. 5 июль көндезге сәгать 12 дә Казан Кремлендә урнашкан "Хәзинә" милли сәнгать галереясында "Керәшеннәр" дип аталган күргәзмә тантаналы рәвештә үзенең эшен башлап җибәрде. Аны оештыручы - Татарстан Республикасы Культура министрлыгы, Республика дәүләт...
Инде күргәзмә әзер, бөтерчек эчендәге тиендәй йөгергән көннәре артта калды. Алар үз эшләреннән канәгатьме, күргәзмә алар күзаллаганча килеп чыкканмы? Сорауларга Людмила Шкляева җавап бирде:
- Дөрес, һәрбер әйбер бөртекләп жыйналды. Конкрет материал белән эшләгәндә, ул ничектер якын, кадерле була башлый. Һәм алар күргәзмә, тамашачы өчен бик тә әһәмиятле предмет булып күренә. Алып кайткан, тапкан һәрбер әйберне күрсәтәсе килә. Әмма эчке экспертиза дигән нәрсә бар. Музейның эксперты Гүзәл Вәлиева без тәкъдим иткән бу "әсәрләр җыелмасы"н җентекләп тикшереп, анализ ясады һәм нәкъ менә зур музей статусына туры килердәй, югары дәрәҗәгә ия дип тапканнарын гына калдырды. Шулай итеп, кайбер предметлар күргәзмә киштәләренә менеп җитә алмый, төшеп калды.
- Күргәзмәне ачу идеясе кемнеке - нигә мордва, чуваш яки башка халык түгел, ә керәшеннәр?
- Бу Республика дәүләт рәсем сәнгате музее директоры Розалия Нургалиева идеясе. Аның дөньякүләм тарихи вакыйга - "Универсиада - 2013 " старт алыр алдыннан ачылуы да юкка түгел. Чөнки бу күргәзмә аша, без үзебез генә түгел, Россиянең төрле регионнарыннан һәм чит илләрдән килгән кунаклар да Татарстанда яшәүче халыклар сәнгатен төрле аспектларда күрә алачак. Музейда, кагыйдә буларак, француз, голланд, иран һәм башка бик күп халыкларның сәнгатен чагылдырган күргәзмәләр еш булып тора. Аларны санап та бетерерлек түгел. Ә музейның структур бүлеге булган "Хәзинә" милли сәнгать галереясында, Казан татарларыныкыннан тыш, Татарстан республикасында яшәгән бер генә халыкның да мөстәкыйль күргәзмәсе тәкъдим ителгәне булмады. Бу тема соңгы вакытта бик актуаль булганлыктан, шундый карарга киленде. Яшь буын - укучылар, студентлар үзләренең туган культураларын белеп торырга тиешләр. Башка халыклар турында информациясе зур булып та, үз милләте, туган төбәге турында берни белмәсә, бу берьяклы гына үсеш булыр иде. Шушы бушлыкны тулыландыру максатыннан уйланылган проект бу. Керәшеннәрдән башладык, алга таба башкаларныкын да оештырып, шушы үрнәктә дәвам итәчәкбез.
Республика керәшен оешмасы бу эштә алыштыргысыз һәм иң позитив булган рольләрнең берсен алып тора. Проектка тотынгач, шундый ситуация килеп туды - күргәзмәгә экспонатлар формалаштырырга кирәк, ә алар белән тәэмин итәрдәй фондлар юк. Үзебезнең музейда керәшеннәрнең декоратив-кулланма сәнгатен күрсәтердәй бары өч предмет бар, рәсем сәнгате буенча бөтенләй - ноль. Милли музей ярдәм итүдән баш тартты, чөнки үз экспозицияләрен булдырырга җыеналар. Этнографик музейдан 10 экспонат алдык. Ә "Керәшеннәр" күргәзмәсе урнашкан залда алар 100дән артык һәм болар барысы да керәшеннәр оешмасы ярдәме белән табылган әйберләр. Җирле музейлар белән элемтәгә чыгу, экспедицияләр оештыру, транспорт, кирәкле информацияләр табу - боларның барысын да оешма кайгыртты. Питрәч районыннан алып, Мамадыш, Менделеев, Алабуга, Тукай районнарына барып җиттек. Чаллыда булдык. Безне кабул иткән авыл һәм мәктәп музейлары җитәкчеләренә рәхмәтебез чиксез.
Күргәзмә урнашкан зал шыгрым тулы иде. Казанда яшәүчеләр генә түгел, шәһәр, район һәм авыллардан килүчеләр дә байтак. Универсиада алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләренең юлларда тикшерүләре дә, аерата көчәйтелгән паспорт режимы да куркытмаган үзләрен, "самый" җиләк вакыты дип тә тормаганнар…
Күргәзмәне ачуда дәрәҗәле кунаклар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Президентының эчке политикасы идарәсеннән Вячеслав Никифоров, Татарстан халыклары Ассамблеясеннән Николай Владимиров, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов һәм башкалар катнашты.
Тантана керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Бер-бер артлы сүз алган кунаклар һәрберсе әлеге вакыйганың керәшеннәр өчен никадәр мөһим, кыйммәт булуын ассызыкладылар һәм оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова шушы олы эшне башкарып чыгуда зур тырышлык куйган, экс-понатлар табуда ярдәм иткән кешеләргә оешма исеменнән Рәхмәт хатлары һәм чәчәк букетлары тапшырды.
Николай Владимиров, Татарстан халыклары Ассамблеясенең идарә комитеты җитәкчесе:
- Диңгез суының тәмен белү өчен, аны эчеп бетереп булмый, ә бер тамчысын авыз итсәң дә җитә. Менә бүгенге күргәзмә дә керәшеннәр тормышының бер тамчысы ул. Шушы тамчы аша күпсанлы керәшеннәрнең үткәнен күрергә, өйрәнергә, сокланырга мөмкин. Мондый тамчылар күп булсын, югалмасын, киләчәктә дә ялтырап, без бар, без исән, дип тамып торсын. Моны оештыручыларга зур рәхмәт. Гомумән, Республика керәшен оешмасы да, "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләре дә һәр эшкә бөтен җаннарын биреп алыналар һәм менә дигән итеп эшләп тә чыгалар.
Мин үземнең дә керәшен булуым белән чиксез горурланам һәм башка милли оешмаларга да "Менә кемнәрдән үрнәк алып эшләргә кирәк" дип әйтәм.
Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты председателе:
- Мин кечкенәдән керәшеннәр белән аралашып үстем. Түбән Кама районында безнең авыл керәшен авыллары уртасында урнашкан. Бу халыкның тырыш, эшчән икәнлеген дә, кирәк булса тау-таш күчерә алуын да яхшы беләм. Бүгенге күргәзмә аның шулай икәнлеген тагын бер кат исбатлый.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты Николай Дунаевның портретын күреп бик сөендем. Башка танылган керәшен шәхесләренең дә портретларын булдырып, зур бер галерея ачсак, ничек яхшы булыр иде.
Тихвин чиркәве янындагы бина керәшеннәр оешмасына куллануга тапшырылган иде. Тиздән ул да "Керәшен йорты" булып ачылып, гөрләп эшләп китәр, дип ышанам.
Татьяна Дунаева, Казан дәүләт культура һәм сәнгать университеты профессоры:
- Күргәзмәдә куелган әйберләр керәшен сәнгатен чагылдырган иҗат җимешләренең бик азы гына булса да - бу инде бик яхшы. Керәшеннәр тарихын өйрәнгәндә, алар белән бәйле күп кенә күңелсез хәлләр, язмышлар булуын күрәбез. Шулай да, уңай якка булганнары күбрәк. Универсиаданы ачу тантанасының генераль репетициясендә үзебезнең "Ак калфак" көе янгыравын ишетеп чиксез куандым. Инде килеп шушындый зур югарылыкта үз күргәзмәбез ачылды. Ничек сөенмисең! Күргәзмәне ачарга карар кылучылар, аны булдыруга үз өлешләрен кертүчеләр, экспонатларны җыючылар алдында баш иям. Хәерле сәгатьтә ачылып, бу күргәзмә киләчәктә дә даими эшләүче күргәзмәгә әверелсен иде!
Геннадий Макаров, сәнгать фәннәре кандидаты, фольклор белгече:
- "Керәшенәр" күргәзмәсе ачылуны - республикабыз политикасының матур бер нәтиҗәсе, үрнәге, Хөкүмәтнең керәшеннәргә йөз белән борылуы, дияр идем мин. Бу күргәзмә дә керәшеннәрнең декоратив-гамәли сәнгатен, потенциалын күрсәтеп кенә калмыйча, аны дөньякүләм үстерерүгә бер зур этәргеч булырга мөмкин.
Булганны саклау, сандыктан чыгару гына җитми. Аны башкаларга күрсәтү, уртаклашу - керәшеннәрне генә түгел, бөтен бүгенге көн мәдәният, сәнгать тормышын баета торган гамәл. Рухи байлыкны үзенең дә күңеле рухи яктан бай булган кешеләр генә җыя, мондый эштә эшли ала һәм андый кешеләребез, Ходайга шөкер, бар. Беренче чиратта рәхмәтнең олысы аларга. Авыл музейларыннан, түтиләрнең сандык төпләреннән зур дәүләт музейларында булмаган уникаль әйберләр табып алырга була. Авыл кешесе үзе бу әйберләрнең никадәр кыйммәт, кадерле булуын аңлап та җиткермәскә мөмкин. Без бай, дип әйтү бер нәрсә. Абстракт рәвештәге мирас, дөньяга чыгармасаң, абстракт булып кала. Бары аның турында мәгълүмат язып, музейга куелса, кешеләр кулга тотып карый алса гына, ул чын мирас булыр. Ә мирасның офыклары киңәя бара.
Тамара Кузьмина, Тукай районы Борды мәктәбенең "Туган якны өйрәнү" музее җитәкчесе:
- Бу - чын мәгънәсендә зур бәйрәм һәм мин аңа зур дулкынлану белән килдем. Уртак эш өчен бит, дип йөрәгемнән өзеп алгандай биреп җибәргән әйберләрне күргәч, күзләрем яшьләнде. Алар, юылганнар, чистартылганнар, затлы төс алганнар. Һәрберсе үз урынында булып, интерьерга килешеп, экспозицияне тулыландырып торалар. Хезмәтебез бүген югары бәяләнгәч, рәхмәт сүзләре ишеткәч - күңел тагы да үсте.
Әйе, керәшеннәр тарихында эз калдырырлык тагын бер зур эш эшләнде. Керәшен халкы, дәүләт дәрәҗәсендәге бу зур күргәзмәне оештырып, үзенең милли мирасын бүгенге көнгә кадәр саклап, киләчәк буынга да күрсәтә, тапшыра алучы халык булуын исбатлады. Республика дәүләт рәсем сәнгате музееның максаты, рухи байлыкларны күрсәтү белән бергә, рәсем сәнгате үсешен дә чагылдыру иде. Һәм бу күргәзмә, никадәр генә бай булса да, керәшеннәрдә рәсем сәнгатенең үсеше сүлпәнрәк икәнен дә күрсәтте. Дөрес, экспозициядә бүгенге көн художнигы Илья Максимовның картиналары зур урын алган. Тик аның дәвамчыларының эшләре күренми. Димәк, алга таба рәсем сәнгатен үстерүне кайгыртырга, яшьләрне ныграк шуңа тартырга кирәк. Музей администрациясе әлеге күргәзмәгә Россия художниклар союзы члены, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Фиринат Халиковны да тарткан. Аның эшләре әллә каян үзенә тартып, керәшеннәр образын тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Ә Гөргери карт образындагы Николай Дунаев портреты исә, күргәзмәнең "йөзек кашы"на әверелде.
Республикабыз этник төркемнәргә бай. Чәчәк чукларыдай алар бер-берсен тулыландырып, бербөтен таҗ хасил итәләр. Дөньяның төрле почмакларыннан Универсиадага килгән кунаклар да шушы бергәлекне аңлап, күреп китсеннәр. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов әйткәнчә, бер ояда үскән кошлар кебек аңлашып, санлашып, татулыкта яшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев